Татарстанның Арча районы Кырлай авылындагы Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендә "Могҗизалар урманы" дип аталган интерактив паркка нигез салынган. 2 гектар мәйданда Убырлы Карчык өе, Аҗдаһа замогы, татар гномнары йорты, Таһир-Зөһрә чатыры һәм башкалар урнашачак икән.