Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2019, 11:31

Китаплар Кызыл мәйданда

Мәскәүдә ел саен уза торган Китап фестивале быел аеруча киң колач белән үтәчәк. Язучыларны, нәшриятчыларны, актерларны, музыкантларны һәм укучыларны очраштыра һәм берләштерә торган чара алты көн буе дәвам итәчәк

Мәскәүдә ел саен уза торган Китап фестивале быел аеруча киң колач белән үтәчәк. Язучыларны, нәшриятчыларны, актерларны, музыкантларны һәм укучыларны очраштыра һәм берләштерә торган чара алты көн буе дәвам итәчәк.
Китап тирмәләре һәм рәтләре тезелеп киткән Кызыл мәйданда 750дән артык кызыклы һәм фәһемле чара уздыру планлаштырыла. Шуларның 190нан артыгы төрле яшьтәге балалар өчен.
Фестивальдә ел юбилярларына аерым зур игътибар бүленәчәк. Рус классиклары Иван Крыловның 250 еллыгын, Александр Пушкинның 220 еллыгын, Николай Голгольнең 210 еллыгын һәм Даниил Гранинның 100 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Тантананың кульминацион чаралары 6 июньдә узачак.
Читайте нас: