Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2019, 11:16

Бәйрәм хөрмәтенә

27 май – Бөтенрусия китапханәчеләр көне. Бу көнне илнең төрле почмагында төрлечә билгеләп үтәләр. Әмма иң кызыгы Санкт-Петербургның үзәкләштерелгән китапханәләренең берсендәдер.

27 май – Бөтенрусия китапханәчеләр көне. Бу көнне илнең төрле почмагында төрлечә билгеләп үтәләр. Әмма иң кызыгы Санкт-Петербургның үзәкләштерелгән китапханәләренең берсендәдер. Анда өлкәнрәк китап сөючеләргә әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә төшенергә һәм сынлы сәнгать академиясе фәнни китапханәсенә сәяхәт кылырга мөмкинлек бирсәләр, яшь укучылар киләчәк китапханәсенә күз сала ала. Хәтта үзләре күз алдына китергән киләчәк китапханәсенең макетын да эшли ала. Ә иң күңеллесе: бәйрәм уңаеннан “Кайт, мин барысын да кичерәм!” дигән акция оештырыла. Вакытында кайтармаган китапларын укучылар бу көнне бернинди штрафсыз китапханәгә кайтарып бирә ала. Яхшы бит: сарык та исән, бүре дә тук!
Читайте нас: