Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2019, 11:07

Алмачуар

(Әсәрдән өзек) XVI Менә күптән көтелгән көн килеп җитте. Бүген сабан туе!

(Әсәрдән өзек) XVI
Менә күптән көтелгән көн килеп җитте.
Бүген сабан туе!
Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торган, – бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та, менемгә өйрәттек. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде – кузгалып китү белән мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.
Әмма, әмма бу сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр, диләр. Араларында бер күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган, диләр.
Башкаларын уйламыйм да. Менә шул күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң, ул гөнаһ шомлыгы нәрсә!
Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача хәзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга – һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек, үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.
Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез... Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки, күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.
XVII
Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән-өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертук-таусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.
Башка сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.
Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен, дим.
Сафа бабай әйтә: яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар, ди.
Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бернәрсә генә бәйлиләр.
Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен, дим.
XVIII
Мәзин өйлә намазына азан әйтергә дип манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде:
– Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез мәйданга барыйк, – ди.
Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала.
Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана.
Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым.
Өчәүләп Җамалый карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек.
Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде.
Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән...
Ул чабышкыларга якынрак килде дә:
– Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр "Ялгыз каен" янында көтәрләр, – дип кычкырды.
Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар, кәләпүшне әткәйгә бирдем.
Башка сүз әйтмәделәр. Тик Сафа бабай гына:
– Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарткалап баруны ярата торган мал түгел бу! –дип, кат-кат әйтеп калды.
Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек.
XIX
Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.
Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар, диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу – бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.
Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!
Теге данлыклы күк бия дә килеп җитте. Күрүгә шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы – шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән.
Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры: бер дә каушамый, атның холкын белгәнгә охшый.
Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул күк бия иде.
Атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, я берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң, тезеп җиткерде:
– Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде. Ул "һайди"ның "һ" сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар, әйтерсең, канатланып очтылар.
Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калганнар-дырмы, – белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат мин, күк бия, тагы бер җирән чабышкы, берберебезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.
Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы – әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар – алда, ничектер, күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без
аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.
Аер кул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде.
Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш – җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк.
Инде икәү ярышабыз...
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы күк биянең койрыгы янына кала. Тагы бер баткак, минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин күк бия миннән 3-4 сажень алдан оча.
Инде якынаябыз да бугай: авыл-ның манаралары күренгән кебек була.
Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым "эһ" дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, күк биянең алдына барып чыга...
Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!
Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр. Арада әткәй дә күренеп кала.
– Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!
– Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия! Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия!..
Ике яклап безне каулыйлар... Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.
Ләкин Алмачуар белән күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.
Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам...
Алмачуар "эһ" дип бер суырып ала да, күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә ке-рәбез...
Кара болыт икегә ярыла.
Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең, мәхшәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.
Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:
– Син икенче килдең, бугай, – ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме, юкмы, белмәдем...
Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит!
Ул арада Сафа бабай, әткәй, күр-шеләр, килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый, Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:
– Егетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди. Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин, яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.
Малайлар мине куркыта башла-дылар:
– Камчы белән сугып, старос-таның битен яргансың. Ну, бирер үзеңә дә кирәгенне! – диештеләр.
Ул арада староста үзе дә килде йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.
Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:
– Мин бала чакта үзем дә, ат менеп, күп чапкан кеше... Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, кан түзәлми аңа... Мин сиңа ачуланмыйм, аргансың, бар кайт инде, – дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.
Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.