Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 Май 2019, 13:47

Театрлар фестивальгә җыелды

Уфада “Туганлык” VII халыкара төрки телле театрлар фестивале дәвам итә. Театр елына, Башкортстанның һәм М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының 100 еллыкларына багышланган бу фестиваль 23 майда ачылган иде

Уфада “Туганлык” VII халыкара төрки телле театрлар фестивале дәвам итә. Театр елына, Башкортстанның һәм М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының 100 еллыкларына багышланган бу фестиваль 23 майда ачылган иде. Атна буе башкала сәхнәләрендә биш илдән һәм Русиянең алты төбәгеннән килгән артистлар чыгыш ясаячак. Уфа халкы Башкортстан, Татарстан, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Тыва, Кырым, Хакасия, Төркия, Алтай һәм Гагауз театр коллективларының спектакльләрен тамаша кыла алачак. Бер атна эчендә барылы 13 спектакль күрсәтеләчәк. Башкортстан берьюлы ике спектакль тәкъдим итә. Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе М. Кәримнең “Өч таган” һәм М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры “Зөләйха күзләрен ача” (Гүзәл Яхина) спектакльләрен күрсәтә. Башкортстанда туып-үскән яшь Мәскәү режиссеры Антон Федоров куйган “Өч таган” жюри хөкеменә тәкъдим ителде инде.
Шулай ук конкурстан тыш программада Салават дәүләт башкорт драма театры “Бер, ике, өч...” (Олжас Жанайдаров) спектаклен куйды.
Беренче тапкыр жюри һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясе уртак экспертлар советына берләштерелде. Фестивальнең үзгәрешсез президенты дип күренекле режиссер Рифкать Исрафилов билгеләнде. Ул әлеге чараның нигез башында ук торган шәхесләрнең берсе. Жюри рәисе сыйфатында Уфага Русиянең халык артисты, Русия Армиясе театры художество җитәкчесе, режиссер, театр педагогы, актер Борис Морозов килде.
Фестиваль кысаларында “Мәдәният һәм төрки телле театрлар диалогы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция, укулар, лабораторияләр оештырыла. Шулай ук Театраль җыен ягъни сабантуй да була.
Читайте нас: