Ял йортында, яки туръюллама белән барган ял итү урынында ялгыз ирләр, хатыны белән килгән кайбер ирләр дә, (гел генә хатын белән аерылгысыз йөреп булмый бит инде), бергә җөпләшеп, сыра эчү, катырак ят спиртлы эчемлекләр тәмләп карау, бильярд уйнау, саунага керү, волейбол уйнау һәм башка шундый вакыт үткәрү чараларында ялгызак булып йөрмәс өчен, компаниягә оешу гадәте бар. Бу кыска вакытка гына оешкан кечкенә төркем булса да, монда да үзенең иерархияле тәртибе шунда ук барлыкка килә. Зур гына гәүдәле, гел генә инициатива күрсәткән ир кеше лидерлык сыйфатын ала. Кемдер анекдотлар күп белүе белән, кемдер спиртлы эчемлекләрдә яхшы “разбираться” итүе белән шаккатырган, һәм тагын әллә кемнәр, сыйфатына карап үз “шүрлек”ләренә бүленә.
Бу кыска вакытка оешкан җирдә кемнең кайда, кем булып эшләвен белүнең кирәге дә юк, кызыклырак ял итеп калу теләге мөһимрәк. Мондый компаниядә берәр йомшак күңелле, сабыр, кешенең әйткән сүзен егалмаган, вак-төяк йомышларга йөгерергә иренмәгән бер кеше дә булырга тиеш, һәм ул үзеннән-үзе табыла да. Менә шундый бер компаниягә, тышкы кыяфәте белән артист Евгений Леоновка охшаган, мөлаем, йөзендә бер усаллык чаткылары да чагылмаган урта яшьләрдән узган бер ир килеп кушыла. Инде яхшы гына үзара танышып, компаниядә үзләрен иркенрәк тоткан ирләр, яңа кушылучы белән танышкач, аның исеме Хәбибҗан булганга, шаяру-көлке белән аңа, “Ян”, дип кенә атама бирделәр.
Шулай ял итү көннәре күңелле үтә торды. Күпчак ирләр компаниясе иртәнге, төшке аштан соң күмәкләшеп җыелып ял итте. Ян төркемдә “яңа” әгъза буларак та, күңел йомшаклыгы күрсәткәнгә дә, төрле йомышка йөртергә аны этәрделәр: киосктан сыра, газлы су, тәмәке, тагын шундый кирәк-яракка мохтаҗлык туганда, күпчелек Ян ягына: “син барып килмәссеңме?” –дигән караш ташлаганга, Ян урыныннан торып, еш кына йомышка барып килде. Саунадан чыккач, кемнедер миллек белән парларга кирәк булса да, миллек Янга сузылды. Хәтта, бер ир, баласы су кергәндә Янга күз-колак булып торуын үтенеп, үзе волейбол уйнады. Ян үзе дә, шул бәләкәй малай кебек, аның белән шаярып, су кереп, ихласлык белән аны йөзәргә өйрәтеп азапланды, аның яныннан китмәде. Аны шундый рольгә куйганнар иде инде.
Беркөнне, әле ял итү срогы бетмәс борын, Ян компаниягә килмәде. Аның юклыгын бик искә дә алучы булмады. Ирләр иртәнге аштан соң пляжда кызынып ятканда, үзләренә табан кызу-кызу атлап килгән хәрби киемдәге кешене башта шәйләмәделәр дә. Кырларына якынлашкач кына, башларын күтәреп карасалар – кырларына генерал-майор погоннары таккан хәрби – Ян килеп басканын күреп, авызларының ачылганын да шәйләми катып калдылар.
Генералның вакыты тар булганга, тынлыкны бозып, тиз-тиз сүзен сөйләргә ашыкты:
– Егетләр, сезгә зур рәхмәт! Сезнең белән ял итү күңелле иде, әмма, штабтан ашыгыч чакыру килде, кызганычка каршы, сезне калдырырга туры килә. Сезгә күңелле ял телим. Ни эшлисең, хезмәт! Честь имею! –дип, гадәттәгечә елмайды, кулын чигәсе янына куеп алды да, телсез калган төркемдәшләре авызларын ябалмый торганда борылып, ашыга-ашыга зур, кара джип ягына таба китеп барды.
Әле исләренә киләлми, урыннарында катып калган, армиядә хезмәт иткән һәр ирнең зиһенен: “мин бу кешене кимсетерлек гамәл кылмадым микән?” – дигән уйлар борчыганда, арадан иң яше, кара күзлеген маңгаена күтәреп:
– Во-от э-т-о да-а-а! –дип сузды.