Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 Май 2019, 13:49

Тукай премиясе тапшырылды

Һәр ел саен 26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле була.

Һәр ел саен 26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле була. Премия әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла. Әлеге премия 1958 елдан бирле тапшырыла. 1961-1965 елларда ул бирелми тора. 1965 елда аны яңадан булдыралар. (1975 елда ул шулай ук тапшырылмый кала).

Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә. Кайбер елларда ул бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр бирү очраклары да каралган. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә 3 иҗади төркем һәм 13 иҗат кешесе дәгъва кылды.


Казанның Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнде.

Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән 16 кандидат арасыннан премия өч кешегә һәм бер иҗади коллективка бирелде:

рәссам Надир Әлмиев — график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен;

Айдар Фәйзрахманов — татар фольклор мирасына керткән өлеше, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен;

Тәлгат Галиуллин – «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы, «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен;

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры артистлары төркеме (Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин һәм Люция Бикчәнтәева) – Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырганнары өчен.

Яңа ачылган концерт залында узган бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:

–Барыгызны да Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Рәхмәт монда килүегез өчен! Шушы концерт залында беренче тапкыр бәйрәм уздырабыз. Республикада әле андый зал юк иде, үзегез бәяләрсез, уңай булганмы, кайсы җирен нишләтергә. Халык аэропортка Габдулла Тукай исеме кушты, шушы залга Илһам Шакиров исеме бирелде. Хәерле сәгатьтә! Рәхәтен күрергә насыйп булсын!

Габдулла Тукай премиясе лауреатларын чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә матур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм», – дип котлау сүзләрен җиткерде.
Читайте нас: