Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 апрель 2019, 12:05

Әдәби күперләр ныгый

Татарстан көннәре кысаларында Башкортстан язучылар берлегендә “Ике республика арасында әдәби күперләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте.

Татарстан көннәре кысаларында Башкортстан язучылар берлегендә “Ике республика арасында әдәби күперләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте.
Күрше республикадан килгән Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Гәрәй Рәхимне Башкортстанның халык шагыйре, С. Юлаев исемендәге премия лауреаты Хәсән Назар, Башкортстанның халык шагыйрьләре Кадим Аралбай, Гөлфия Юнысова, Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипова, С. Юлаев исемендәге премия лауреаты Ринат Камал һәм башкалар сәламләде.
-Советлар чорында Мәдәният көннәре даими үткәрелә иде. Соңгы тапкыр Башкортстанда Татарстан көннәре 1988 елда үткән. Шуннан соң аерым-аерым очрашулар узса да, мондый күләмле чаралар булмаган. Безнең халыклар тәрҗемәчесез дә бер-берсен аңлыйлар. Сөйләшер, уртаклашыр әйберләребез җитәрлек. Бүген сөйләшүнең төп темасы туган телне саклау һәм өйрәнү, - диде очрашуда сүз башлап Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев.
Каләм ияләре бердәй булып, ике тугандаш халыкның бер-берсенең әдәбиятында, мәдәниятендә тәрбияләнеп үсүе хакында сүз алып барды. Хәзерге заманда әлеге бәйләнешне тагын да ныгыту киләчәк өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклады алар. Шулай ук түгәрәк өстәлдә күрше республикаларда алмаш китап чыгарулар, әдәби журналларда яңа әсәрләрне бастырып бару турында сүз алып барылды.
-Мин үзем Актаныш районыннан. Анам тибрәткәндә бишек әле Башкортстанга, әле Татарстанга чыгып тибрәлгән. Шуңадыр да мин гомер буе ике республикага эшләдем. Һәм үземне бик бәхетле саныйм. Татарстанда куелган бөтен әсәрләрем дә Башкортстанда уйналды дип мактанмыйча әйтә алам. Без ике тугандаш халык халык бер-беребезнең сулышы, бер –беребезнең тыны белән яшәгән халык. Без беркайчан да бер-беребездән аерылырга тиеш түгел. Очраштыру, аралаштыру җитәкчедән тора. Әгәр бүген ике президент очрашып араларны матур итеп якынайта икән, әгәр ике берлекнең рәисләре очраштыра икән, сез дә якынаясыз, без дә якынаябыз.Без бер йодрык булып, бердәм булып, бер кешене дә кимсетмичә, Русия конституциясенә каршы килмичә генә (һәр милләткә дә үз телендә сөйләшү иреге законда каралган) үз телләребезне сакларга һәм якларга тиешбез.
Уфада Тукай һәйкәле ачылу безне якынайта. Казанда Мостай Кәрим урамы ачылу дуслыкны ныгытып куя ”,- диде Данил Салихов.
Очрашу барышында күркәм гадәт буенча бүләкләр алмаштылар, хатирәләр белән бүлештеләр.
Читайте нас: