Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 апрель 2019, 16:33

Сугыш һәм тынлык... (Эссе)

Кешелек гасырлар буенча яшәеш дигән олы диңгездә кайнап яши. Һәр көне, һәр елы аны үсешкә этәрергә тиеш кебек, чөнки тормыш һаман алга бара. Кеше һәм кешелек...

Кешелек гасырлар буенча яшәеш дигән олы диңгездә кайнап яши. Һәр көне, һәр елы аны үсешкә этәрергә тиеш кебек, чөнки тормыш һаман алга бара. Кеше һәм кешелек... Аларны бергә яшәеш туплый. Кеше гомерен яшәеш белән чагыштырганда, бер тузан бөртеге диләр. Бу сүзләрне кешеләр уйлансын, киләчәкләрен уйласыннар өчен әйткәннәрдер. Мин исә, тузан бөртекләре кешеләрнең күңелләренә кара корым булып ятмасын иде, дип телим. Аларга тәрәз пыяласы аша үтеп, бүлмәне яктырткан кояш нурларында чагылган вакытларындагы төсле үтә күренмәле булсалар иде.
Тик чын тормышта барысы да матур төсләрдән генә тормый шул. Кешелек спираль рәвешендә үсеш ала. (Бәлки түбәнгә тәгәридер?) дип исбатлый галимнәр. Күпмедер вакытлар үтү белән вакыйгалар кабатланыр. Бигрәк акылсыз инде бу кешелек. Үзенең тыныч көннәрен әллә нинди сугышларга дучар итә. Аларны кемнеңдер карарына гына бәйләп карауны мин үзем кабул итмим. Сугышлар нинди генә аяныч нәтиҗәләргә китермәсеннәр, нинди генә кан-сыз, җансыз булмасыннар, алар да вакыт үтү белән кабатланалар бит. Югарыда утыручыларның карарла-рына каршы барып, халык сугыш-тан баш тартмый. Явыз кешеләр һәрчак табыла шул. Ни өчен? Гасырлар буе, тарих аша яңгыра-ган җан авазларын ишетмибез-мени без? Дөрес, кешенең сугышка китүе дә төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Сугышны теләмәгән, тик туган илен, якыннарын якларга дип чыгып китүчеләр дә кансыз вәхшиләр белән беррәттән вафат булалар. Шулай булгач, без яшәгән җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч система икәнен аңлавы кыен түгел. Кеше югалып калырга, анда үз урынын табалмыйча, бер вәхшигә әйләнергә мөмкин. Бу коточкыч хәл һәм бик тә зур проблема. Үзгәрешләр, гасырлар алмашынуын кичереп яшәгән безнең көннәргә дә кагыла ул.
Әдәбият проблемалардан читтә кала алмый. Ул, үз чиратында, җәмгыятьтә барган аңлы һәм шул ук вакытта аңсыз да булган вакыйгаларга анализ бирергә тиеш. Әлбәттә, язучылар иҗаты вакыйгалар агышын үзгәртерлек көчкә ия була ала, кешеләрнең җаннарына тәэсир итәрлек әсәрләр ешрак язылса, җәм-гыятьтәге аяныч хәлләр кимрәк булыр төсле. Кешелек үз хата-ларын аңласын иде. Тик әллә инде еллар шаукымы кешенең үзаңын чукракландыра... Белмим...
Сугышның ялгышын күрсәтү әдәбиятыбыз алдында торган бурыч.
Галимҗан Гыйльмановның “Җан җылысы” хикәясен укыгач та уйлана башлаган уйларым бу. Теманың катлаулылыгын тоеп иҗат ителгән әсәр.
Рамил исемле татар егете Чечня сугышына юл ала. Армиядән кайтуына йөргән кызы аны башка берәүгә алыштырган –кияүгә чыккан була. Егеткә тормыш мәгънәсен югалтырга шул җитә. Шәһәр тулай торакларында берничә ел иза чигеп туйгач, ул үз теләге белән сугышка китәргә була. Янәсе, тормыш мәгънәсезл-егеннән кача. Аларның взводы минага эләгеп, бик зур зыян күрә. Рамилнең барлык иптәшләре үлә. Аны да ике чечен үтермәкче булалар, тик мөселман икәнлеген күреп, исән калдыралар. Операция өстәлендә тәне авыр газаплар белән тартышып ятканда Рамил янына бабасы Рәхимҗанның җаны килә. Чорлар очрашуын автор жаннар очрашуы белән тиңли. Егет әле алтмыш дистә ел элек кенә булып узган сугышның каһарманы белән очраша. Юк, бабасы яу кырында үлмәгән икән, тоткынлыкка эләккән, соңыннан чит илдә яшәп калган. Үз иленә кайтып та әсирлек юлын дәвам итәсе килмәгән. Дөресрәге, ул үз иленә кайтырга гарьләнгән. Аны автор җәннәттә күрергә тели. Туган ягын яклап көрәшкән солдат булганы өчендер, дип уйлыйм. Бабасының җаны Рамилне алырга килә, кире китсә, тәмугка җибәреләчәк. Әрни ул. “Без үз илебезне яклап чыктык сугышка, син ни дип килдең монда?” – ди. Кешелек акылсыз да инде...
Бабасы Рамилне исән калды-рырга була. Иманына, тормышына, нәселенә кире кайтарырга тели ул аны. Нәсел дәвам итсә, мин яшәячәкмен дип, тәмугка барыр юлын сайлый. Ничек югары бәяләнә кешелек дәвамы. Тик яшь егеткә бу насыйп булмый. Дуслары авызыннан ишеткән сүзләр аның соңгы сулышына сәбәпче булалар. “Сине трибунал көтә бит!..” Моннан да куркыныч нәтиҗә була алмыйдыр. Нәсел юкка чыга. Аяныч... Кеше җаны һәм сугыш салкынлыгының бәрелеше бик югары. Ә кеше җаны камил булырга омтыла.
Хикәядә тагын бер кызык хәл бар. Фашистларга әсирлеккә эләк-кән вакытта Рамилнең бабасы Рәхимҗанның үзе белән бергә ике иң якын дусты да исән кала. Алар урыс һәм чечен егетләре булалар. Ә вакытлар үткәч...
Менә шулай, җәмгыять спираль рәвешендә үсеш ала. Дөресрәге, аңа ирешергә тели төсле... Әдәбият алдында да зур, үтәлеп бетмәгән эш тора. Мин укып чыккан хикәя үзенә эчтәлеге белән җәлеп итә, аңлашуга чакыра. Тик ул гына чик булмасын иде. Күңелемә тигән бу тема башка әсәрләрдә дә чагылыш алырга хаклыдыр дип уйлыйм. Язучылар сугышның кирәксез-леген һәрчак искәртеп торсыннар иде. Укучыга уйланырга да урын калдырып, Галимҗан Гыйльманов бу максатына өлешчә ирешкән дип уйлыйм.
Ә хәзергә тынлык. Дөрес , ара-тирә кече күләмле әсәрләр бу тынлыкта тавыш бирә, тик алар белән генә чикләнү ярамас. Үз эченнән генә сыкранып яшәү кирәк түгелдер. Татар әдәбияты зур әсәрләр белән дөньяны яңгыратсын иде. Фикер зурлыгы, халыкларны тыныч киләчәк төзүгә этәргән идеяләре белән аерылып торган әсәрләр булсыннар иде алар. Бәлки, мин бик үк реалистларча фикерләп бетер-мимдер. Тик шулай да... Бу тынлыгыбыз ниндидер серле көч тынлыгы гына булып тормый микән?..
Айсылу ИмамиевА.
Читайте нас: