Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 апрель 2019, 16:43

Миша дәдәй һәм Нүркә түтәй

ЖЭУ Миша дәдәйне бишенче санлы йорт түбәсеннән кар көрәргә җибәрә. Ярдәмгә “өйрәнчек малай” ролендә генә булган яшь эшче Коляны бирә. Ул Миша дәдәй кул астында эш серләренә төшенергә тиеш иде. Әмма җитәкче өйрәнчек хезмәттәшен өй түбәсенә мендермәде.

ЖЭУ Миша дәдәйне бишенче санлы йорт түбәсеннән кар көрәргә җибәрә. Ярдәмгә “өйрәнчек малай” ролендә генә булган яшь эшче Коляны бирә. Ул Миша дәдәй кул астында эш серләренә төшенергә тиеш иде. Әмма җитәкче өйрәнчек хезмәттәшен өй түбәсенә мендермәде.
– Юк инде, студент, – ди ул. – Егылып төшәрсең, башың белән карга кадалырсың... Инәң килеп миннән сорау алыр. Бәбәемне ни өчен мендердең, дияр... Ә мин ни дип җавап бирермен?
Коляны аста үтеп-сүтеп йөрүчеләрне кисәтергә калдыра. Үзе алтынчы катка менеп, люкны ача да страховка тросы белән язмышын вентиляция торбасына бәйләп, эшкә керешә.
Ә бу вакытта өченче каттагы Нүркә түтәй подъездга чыга. Әлеге подъезддагы бердәнбер тәрбияле кеше ул. Калган унсигез фатирда наркоманнар һәм гадирәк итеп әйткәндә “җиңел холыклы” хатын-кызлар яши. Уң як күршесе алкаш, сул якта Алласыз бәндә... Нүркә түтәй әллә ничә тапкыр алар өстеннән милициягә хат язып карады, әмма чарасын күрүче булмады. Чөнки милициядә җыен мафия генә эшли. Подъезддагы соңгы тәртип саклау оешмасы булып фашистлар камавында калган Сталинград кебек Нүркә түтәйнең фатиры гына калды. Ул аны ипи белән сөт алырга кибеткә барганда гына “ташлап” чыга. Ә, тагын вакыт-вакыт алтынчы катта яшәгән Кәтә түтәйгә керә икән әле. Анысы да сантый хатын инде, әмма башкалар кебек наркоман яки “җиңел холыклы” түгел. Һәрхәлдә соңгы илле елда... Менә әле дә шул Кәтә түтәй янына алтынчы катка менгәндә Нүркә түтәй ачык люкны күреп алды. Ул люк аша наркоманнар менеп түбәдә наркотик тартып утырганын аңлар өчен Шерлок Холмс яки мисс Марпл булу кирәкми. Комиссар Мегрэ көнләшерлек тәвәккәллек белән Нүркә түтәй җитез генә баскычтан күтәрелде дә люкны ябып, йозакны урынына элеп тә куйды. Аерым алынган шушы подъездда гына булса да наркоманнар җәмгыятьтән изоляцияләнде. Тәртип урнаштыруыннан канәгатьлек кичереп, Нүркә түтәй тоз сорарга Кәтә түтәйгә кереп китте. Гадәттә, бу аз дигәндә өч сәгать вакыт ала иде.
Ә бу вакытта Миша дәдәй түбәдә карны чистартып бетерде. Дөресрәге, кар бетмәде, ә эшләү теләге бетте. Эш сәгате тәмамланырга тагын өч сәгать чамасы бар иде бугай. Әмма кеше гомере бик кыска һәм шунлыктан бик кадерле. Аны кеше йортының түбәсендә үткәрергә ярыймыни? Миша дәдәйнең үз фатиры, шәхси тормышы һәм хуҗалыгы да бар бит. Мәсәлән, суыткычта ачылмаган ак шешә тора. Һәм Миша дәдәй аның ялгызлыктан боекканын күңеле белән сизә.
– Булды, җитте, сыпырт өеңә, – диде ул Коляга. – Берәрсе сораса, алтыга кадәр эшләдек диярсең. Коля тыңлаучан эшче буларак ялындырып тормады. Аның үзен дә өйдә чибәр кыз белән алты шешә сыра көтә. Ул юкта алар бер-берсе белән якынрак танышмагайлары дип ярты көн борчыла инде... Шуңа күрә Миша дәдәй кечкенә тәрәзәдә югалганын чак көтеп алды да, җилдертте өенә. Ә Миша дәдәй түбә люгын ачмакчы булып караса – бикле.
– Менә сиңа! – дип куйды ул үз алдына. Иф замкында тоткын-
лыкка эләккән мескен аббад Фариа иреккә чыгар өчен куллары белән җир чокыган. Миша дәдәйнең кө-
рәге дә бар, әмма тоткынлыктан коты-
лырга ярдәм итә алмый ул. Люк ярыгына кыстырып ишекне каермакчы булганда, анысы да шартлап сынды. Кире тәрәзәдән тышка чыгып, Коляга кычкырып карады. Тик аңардан күптән җилләр искән иде...
– Әй, кем бар? Коткарыгыз!– дип кычкырды Миша дәдәй. Әмма бу йортта яшәүче бердәнбер тәрбияле кеше Нүркә түтәй Кәтә тү-
тәйнең кура җиләк кайнат-
масын мактый-мактый чәй эчә иде. Ә калган барлык наркоманнар һәм “җиңел холыклылар” эш сәгате булу сәбәпле, эш урыннарында иде. Йорт алды буш.
Ишетүче булмагач, бераздан Миша дәдәй моңарчы тар даирәдә генә әйтә торган сүзләренә күчте. Тик аларны да ишетүче табылмады. Бөтенләй тавышсыз калгач, Миша дәдәй күрсеннәр дип торып басты, әмма тигезлекне саклый алмый аска очты. Бәхетенә, страховка тросы бар иде. Тик ул озын түгел, шуңа күрә пропеллерсыз Карлсон алтынчы кат тәрәзәсе янында тукталып калды. Кинәт тартылу аркасында билдән эләктерелгән каеш аны урталай бөкләнергә мәҗбүр итте һәм арт саны белән ике итәгатьле карчык чәй эчеп утырган кухня тәрәзәсенә китереп бәрде. Пыяла зыңлап табын өстенә килеп төште. Ә Миша дәдәй ничек килеп керсә, шул тизлек белән троска ияреп кире чыгып та китте. Берничә тапкыр шулай кабатлангач кына, чайкалудан туктап, эленеп калды. Ул туктаганчы калагына алган кайнатмасын да авызына капмаган Нүркә түтәй яңа эссертеп ясаткан чәен тәрәзә ягына түкте. Миша дәдәйнең арт саны пыяладан зыян күрмәгән иде, әмма Нүркә түтәйнең кура җиләге дә салынмаган кайнар чәе эш чалбарыннан үтеп керде... Җитмәсә, Кәтә түтәй дә ушына килде һәм почмакта сөялеп торган себеркесен алып, соңгы пенсия акчасын таларга кереп яткан каракны бар көченә тукмарга кереште. Карлыккан, тавышсыз Миша дәдәй соңгы көчен җыеп нидер кычкырырга маташты. Әмма аны ишетмәделәр. Гомерендә беренче тапкыр, әмма бик нык итеп күгәрчен булмавына үкенде ул...
...Бер атнадан янә эшкә чыккач, туган ЖЭУсы Миша дәдәйне икенче йортның түбәсен көрәргә җибәрде. Ул Кольканы аркасыннан кагып, яңа көрәк тоттырды да:
– Алга, студент! – диде тантаналы тавыш белән. –Мин сиңа ышанам!
Айзирәк.
Читайте нас: