Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 март 2019, 13:56

Иҗатында һаман безнең белән...

Фатих Кәрим (9 гыйнвар, 1909 ел, Ает авылы, Башкортстанның Бишбүләк районы— 19 февраль, 1945 ел, Кенигсберг тирәләре) – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь.

Фатих Кәрим Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрь 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә.

Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра, 1924 нче елда Казанга килә... 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә (1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета-журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә. 1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.

1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр.

Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый, сугышка җибәрүләрен сорап яза. 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.

2019 нчы елның гыйнварында татар дөньясы шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте. Тантаналы чаралар Казанда, туган төбәге Башкортстанда, ерак Калининград өлкәсендә һәм башка урыннарда булды.


15-16 нчы февральдә безнең Түбән Камада да Фатих Кәримгә багышланган ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, кызыклы очрашулар үткәрелде. Аларны оештыручы булып 27 нче мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы торды.

Иң элек 27 нче мәктәптә “Уку һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекнең бердәмлегенә, хезмәттәшлеккә нигезләнеп, укучыларда граж-

данлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү” дигән темага регионара семинар үтте. Анда шәһәр һәм район укытучылары, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Кәри-

мова, Башкортстанның Бишбүләк районы Ает мәктәбе укытучылары катнашты. Семинарда берьюлы 11 укытучы татар әдәбияты, уку һәм музыка, рус әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья, тарих, инглиз теле, математика, биология фәннәре буенча ачык дәресләр күрсәтте. Бу дәресләрнең барысын да Фатих Кәрим шәхесе берләштерде.

Аннары мәктәпнең актлар залында “Илең турында уйласаң, гомерең озын була” исемендә сыйныфтан тыш чара үтте. Ул тирән эчтәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Бу чара тулысынча Фатих Кәримгә багышланган иде. Шагыйрьнең балачак һәм үсмер еллары, Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелде, Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырады. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа әтисе турында истәлекләрен яңартты, аның хатларын күрсәтте.

Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мөхтәсимова Гөлнара Наил кызының чыгышында да шагыйрь исеме күп тапкырлар яңгырады. Якташлары бу датага багышлап, күп төрле чаралар, рәсем конкурсы үткәргәннәр, авыл үзешчәннәре спектакль әзерли. Ел саен оештырыла торган “Кәрим укулары”нда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

27 нче мәктәп директоры Ярцева Л.В. Ает урта мәктәбе коллективына ике уку йорты арасындагы хезмәттәшлеккә 20 ел тулу уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды.

Төштән соң кунаклар Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә “Җылы очрашу” дип аталган сыйныфтан тыш чарада булдылар. Гимназия директоры Гаязова А.Н. укучыларга Фатих Кәрим иҗатын күп еллар буе өйрәнүе турында сөйләде, туган авылы Аетта һәм шагыйрь һәлак булган Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә булуы турында да әйтеп китте. Уку йортының бию, җыр түгәрәк-

ләрендә шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар бик матур концерт күрсәтте.

Аннары кунаклар Кол Гали исемендәге милли китапханәдә “Кунакчыл Түбән Кама” проекты кысаларында оештырылган “Безнең йөрәкләрдә син мәңгегә калырсың” исемендәге очрашуда катнашты. Китапханә җитәкчесе Гүзәлия Гыйбадуллинаның чыгышыннан соң Ләйлә апа Кәримова сөйләде. Аның бер сәгатьтән артык чыгышын залда утыручы студентлар, мәктәп укытучылары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары тын да алмый тыңлады. Бала чагы дәһшәтле сугыш елларына һәм аннан соңгы авыр чорга туры килгәнен, апасы Ада турында сөйләде, әтисе һәм әнисенең хатларыннан өзекләр укыды.

Шимбә көнне Ләйлә апа Кәримова 27 нче мәктәп китапханәсендә укучылар белән әңгәмәдә катнашты. Без бит гаджетлар чорында яшибез дип мактанган хәзерге буын балаларына әйтер сүзләре күп иде кунак апаның. “Хат язуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Ике-өч сүз белән, өзек-өзек сүзләр язу – ул кеше белән аралашу дигән сүз түгел әле. Бары тик хатта гына якын кешеңә иң җылы сүзләреңне, уй-хисләреңне белдерә аласың, киңәшләшә аласың. Әгәр дә әтием һәм әниемнең хатлары булмаса, мин алар турында бик аз белгән булыр идем. Әниемнең вафатыннан соң гына мин аларны укыдым һәм бик күпне белдем, аларның никадәр көчле рухлы икәнлекләренә тагын бер тапкыр инандым”, – диде Ләйлә апа.

Алдагы очрашу мәктәп музеенда дәвам итте. 5нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрь кызы белән түгәрәк өстәл оештырды. Тоткынлыкта чакта Фатих Кәрим кечкенә тукыма кисәгеннән чәчәкләрен кисеп алып, кызы Адага открытка ясап җибәргән. Бу открытканың фотосурәте укучыларда зур кызыксыну уятты. Әнисенең әтисенә җибәргән соңгы ике хаты “Адресат выбыл” дигән тамга белән кире Казанга кайткан. Бу хатлар бүгенге көнгә кадәр ачылмаган. Әнисе Кадрия дә, кызлары Ада белән Ләйлә дә хатларны ачарга батырчылык итмәгәннәр. Әлеге хатлар һәм әтисенең сугыш чорында язылган куен дәфтәре – иң кадерле ядкарьләр.

19 нчы февраль – татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булган көн. Аның иҗатын без өйрәнәбез, шигырьләрен ятлыйбыз. Ул иҗатында безнең белән яши, яшәвен дәвам итә...

Кадрия Габдуллина,

Зәнфилә Гыйләҗетдинова,

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәренең

27 нче мәктәбе укытучылары.


БИЗӘКЛЕ АК ЯУЛЫГЫҢ

Яшел рәшәткәле бакча,

Ул сезнең бакча иде;

Шомыртыгыз ак чәчәген

Сирпегән чаклар иде.


Йөгереп чыктым бакчагызга

Ак чәчәкләр астыннан,

Моңсу гына кул болгадың,

Онытма, дигән сыман.


Челтәр тоткан ак алъяпкыч,

Бизәкле ал яулыгың.

Җилфердәп калдылар җилдә

Яше булып авылның.


Яз саен ялкынлы кояш

Кар тауларын эретә;

Ничә ел буе сине мин

Йөрәгемдә йөретәм.


Кырылды коллыктан Ватан,

Таптап дошман яуларын,

Җир халкына ирек даулап

Үттек Карпат тауларын.


Чит җирләрдә мин сагынып

Искә алам авылны;

Челтәр тоткан ак алъяпкыч,

Бизәкле ал яулыгың.


Китмиләр һич күз алдымнан,

Алга табан омтылып,

Җилфердәп торалар җилдә

Өмет чәчәгем булып.


Безнең аналарның каргышлары

Яуган монда бомба, туп булып;

Каргалган ил кара сөрем булган,

Үзе утка төшкән ут иле.

(дек., 1944)


СВЯЗНОЙ


Көн суык, түзә алмыйча

Агачлар шартлый;

Бу суыкта урман буйлап

Бер егет атлый.


Шыгырдап торган ак карга

Канын тамызып,

Башы яраланган бу яшь егет

Бара ялгызы.


Бара егет, аяклары

Алҗып талса да;

Көн суыкка куана ул

Каны тамса да.


Фрицларның телен утка

Тидертербез ди,

Бу суыкта яланаяк

Йөгертербез, ди.


Комбат байрагын ротага

Илтеп тапшыра;

Килә шулчак шинельле кыз

Аның каршына.


Каушатмый шинельле кызны

Туплар тавышы.

Күкрәгенә салып бәйли

Егетнең башын.


Бер минут иркәләнә дә

Кыз күкрәгендә,

Тагын китә егет ут эчендә

Көн үткәрергә.


Көне үтә урманнарда

Тау арасында;

Үлем булып үкерешкән

Утлар астында.

(дек.,1944)
Читайте нас: