Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 гыйнвар 2019, 13:18

Каз бәбкәле балачагым

Һәркемнең балачагы гомере буе үзен озатып килә. Тормышыңның билгеле бер борылышына җиткәч, тамырларыңа тартылу, алар белән чын-чынлап кызыксыну арта.

Берәр эшкә тотынсаң, яисә балаларың, оныкларыңның нәрсәдер эшләп йөргәненә карап торганда, ә менә без бәләкәй чакта шулай итә идек дип уйлыйсың. Кычкырып әйтеп тә куясың уйларыңны. Синең өчен кадерле булган хатирәләргә замана баласының исе китмәсә дә, үзең өчен бик газиз алар: күңелең дәфтәренең бер почмагына язылган. Шуларны еллар узган саен ныграк актарырга тотынасың, байкыйсың. Синең өчен кадерле булган истәлекләр турында шул чордагы кешеләр белән утырып сөйләшәсе, бүлешәсе килә..
Кеше тормышта нәрсәгә генә ирешсә дә, һәр уңышның башы туган нигезгә, әти-әниеңә, алар биргән тәрбиягә барып тоташа. Минем туган авылымның озынлыгы җиде чакрым диләр. Күз алдына китерсәгез, бер урамлы Калмашбаш авылы. Ләкин елга аръягында биш өйлек тагы бер урам бар. Аръяк урам дип йөртәләр иде аны. Мин шул биш өйлек аръяк урамында туганмын. Еллар узган саен ул яктагы мәктәп интернатка, соңыннан балалар бакчасына әйләнеп, бер-ике йортта кешеләр алмашынып торды. Өченче ел урам төзелүнең 50 еллыгын үткәрдек. Шушы урамнан чыккан барлык кеше урамда зур өстәл корып бәйрәм иттек. Күпләре кайтырга тырышканнар. Котларга авылның хакимият башлыгы да, концерт белән авыл үзешчәннәре дә чыктылар. Әлеге бәйрәмнең бу урамда туучылар, торучылар өчен бик-бик кадерле икәнен без генә аңлый идек.
Минем балачак истәлекләрем шушы биш өй тирәсендә әйләнә. Һәркемнең үз язмышы, һәр өйнең үз тарихы. Хәтер дәфтәренең битләрен актарам...Бала чаклар, үсмер чаклар күз алдына килә.
Зәки абый һәм Кәримә апа. Урамга нигез салучылар. Ягъни алар иң беренче өй салган. Кара куе бөдрә чәчле Зәки абый безнең турыдан ат арбасына утырып эшкә бара. Шулай истә калган. Авылның рәисе булып эшләгән Кәримә апа бишекле мотоциклда җилдерә иде. Малайлары Урал, Салаватны уйнарга чакырабыз. Нәнәләре, Зәки абыйның әнисе, Разия әби рөхсәте белән. Алар бәхетле, чөнки нәнәйле. Бик якты күңелле әби булып хәтеремдә калган. Дөнья көтәргә һәвәс, уңган Разия әби 100 яшькә кадәр яшәде. Умарта, оя-оя кош-корт асрады, якыннарын да тик тотмый иде. Хәтта сентябрь аенда күркәсе яшереп чыгарган күркә балаларын да үстерә иде ул. Тату, дус, хөрмәтләп яшәде Кәримә апа бианасын. Шунлыктандыр инде, Кәримә апаның балалары да һәрчак әниләрен дә хөрмәт итә, хәл белергә еш кайтып йөри.
Сөнәгать абый һәм Тәгъзимә апа. Безнең уң як күршеләр. Икенчеләрдән булып урамыбызда йорт тергезгәннәр. Уллары Фәнүз абый, Рәфәгать, Әнис. Урамыбызда иң күп кош-корт асраучы алар иде. Кызлары Фәнүзә гел бәбкә саклый. Алар асраган ак күркәләрне карарга чыгалар иде аръяк халкы. Малайлары Фәнүз абыйның Мурманскийда хезмәт иткәндә салган балыкларын урам белән тәмләп карый идек. Урам традициясе шулай: кемгә посылка килә, урамдагы барысына да өлеш чыга.
Гөлҗиһан апа һәм Шәфыйк абый. Урамга өченче булып килеп урнашкан гаилә. Малайлары Шамил минем абый белән бер класста укый. Уртанчы уллары Азат һәм классташым Илдус. Безгә бер өй аша яшиләр. Бәләкәй чактан ук әтисез калгач, безгә мал суйдыру, газ куйдыру, җир сөрдерү кебек эшләрдә Шәфыйк абый булыша иде. Ул тракторы белән урамдагы барлык ындырны сөрә, ә без, балалар, чиратлап чиләк тотып, һәрберебезнең бәрәңгесен утыртып чыга идек. Андый эшләр, гомумән, гел өмә үткәреп эшләнде. Әле беребездә, әле икенчебездә. Күмәкләп, бер-беребезгә булышу бар иде. Ә безгә күңелле. Әни яңа күлмәк алса да, котлатырга Гөлҗиһан апаларга йөгерәм. Учка берәр йомырка, я кесәгә берәр кәнфит төшә.
Сул якта, тыкрык аша Динаф абый белән Нәсимә апа. Алар бездән соң, бишенче булып өй тергезгән. Иртән Динаф абыйның трактор кабызган тавышы уята. Төгәл бер үк сәгатьтә. Будильник та кирәкми. Кызлары Люция белән Алсу. Алсуны бала табу йортыннан алып кайткан көн дә хәтердә. Люция белән тәрәзәдән шым гына күзәттек бәбине. Алсуга кагылышлы тагы бер хатирә истә калган. Нәсимә апа өй юганда ихатасына юрган-мендәрләрен, матрацларын чыгарып өйгән. Нәсимә апа авылның фельдшеры. Ул эшкә киткәч, кечкенә Алсу, күркә балаларын тастагы суда юып, киптерергә шул матрас асларына тыккалаган. Без уенга мавыгып искә алмаганбыз инде...
Без, бер урам балалары, бик дус уйнап үстек. Люция белән чәшке ватыклары, тәтәйләр җыеп уйнасам, урам малайлары белән хоккей, футбол, шпионлы, такта чөешле уйнадык. Кышын окоплар, крепостьлар ясап, командаларга бүленеп кар бәрешле, крепость алышлы да уйный идек. Кар эри башлау белән чирәм күренгән урыннарда футбол, такта чөешле уены башлана, ә ындыр артындагы Бака күле туңуга хоккей суга идек. Зуррак малайлар кәкре агачтан кәшәкә эшләп бирәләр. Кемдер “Третьяк,” “Харламов”. Мин – “Сидельников”, гел капка саклыйм.
Әниләр кунакка киткәч аулак өй ясау үзе бер тарих. Төрле кызыклы уеннар уйныйбыз. Чүмәлә уены истә калган. Шуннан тезелешеп йоклый идек. Исемдә, мичнең төтен юлы капкачын иртәрәк япканмын, брикет исе чыгып, агуланганбыз.
Карга боткасын түземсезләнеп көтәбез. Урамыбыз бәләкәй булса да, өй борынча кереп, йомырка, җитәрлек азык җыеп, урманга барып бәйрәм итә идек. Бервакыт, абыйлар, урманда юа чыккан икән, дигәч, без, кечерәкләр, җыелышып урманга киттек. Кичкырын безне эзләргә чыкканнар. Белмичә, аксыргак үләне ашап, аягымдагы өр-яңа аяк киемен югалтып өлгергән идем инде. Кайтуга әни бәрәңге кыздырган булган. Дөньядагы иң тәмле ризык булып тоелды ул шул вакыт.
Мәктәпкә барышлый гел Гөлжиһан апаларга керәм. Чөнки мин аның кече улы Илдус белән классташ. Һәрвакыт ачык йөзле Гөлҗиһан апа мине түгәрәк өстәл артында чәй эчәргә кыстый. Өстәл өстендә яңа аертылган каймак, мичтә пешкән түгәрәк икмәк. Мәктәпкә юл өстендә интернат бакчасы. Ә анда авызда эри торган тәмле сары алмалар үсә. Беребезнең сумкасыннан китапларны икенчебезгә бушатып, алма тутыра идек. Мәктәпкә ындыр артларыннан үзебез белгән сукмактан барабыз. Бер парта артында утырып укыйбыз. Кайтканда шул ук ындыр артында аккан инештән кайтабыз. Бер кулга аяк киемен, икенчесенә сумканы тотып, су чәчрәтеп инеш буйлап яланаяк атлыйбыз. Күпергә җиткәч, сукмак буйлап өйгә кайтабыз.
Язын сиртмәле кровать астындагы ояда утырган казның бәбкәләрен көтеп алабыз. Безнең белән бергә ата каз да көтә. Ә инде яшел чирәмгә җибәргән сары бәбкәләрен күргәч, шатлыгыннан бии башлый. Шуннан башлана инде бәбкә саклаулар. Еракка алып барасы түгел, хәтфәдәй бәбкә үләне урамыбызда үсә. Илдус үз өйләре турында, мин үз өй каршында гына бәбкә саклыйбыз. Ул вакытта үзебезне әнинең иң кирәкле ярдәмчеләре итеп тоябыз. Бәбкә сакларга бер савытка чәй ясап, берәр тәмле әйбер дә алып чыгабыз үзебез белән. Нәрсә алып чыксак та, бик тәмле тоела. Бәбкә чыгуны ашкынып көтүнең тагын бер сәбәбе бар. Талдан үрелеп ясалган ояның бушаганын көтәбез. Балык сөзәргә. Ындыр артындагы инештән бәләкәй генә балыклар сөзәбез шул оя белән. Кайткач я песигә, я үрдәкләргә бирәм. Сулы таска җибәреп аквариум да эшли идек. Шул инештә җәйләрен су коенабыз, ярында карлыгач оялары эшләп уйныйбыз, итәк белән дә балык сөзәбез. Җәен гел яланаяк йөри идек. Чебиләп бетә аяк, шырпылар, чәнечкеләр кадалып бетә. Энә белән чокып алабыз да, арытаба йөгерәбез. Бәхетле чаклар!
Иң тәмле алма Илдуслар бакчасында. Бик кереп булмый бакчаларына, бал кортлары чага. Җирдә кып-кызыл булып тәгәрәшеп яткан алмаларны Илдус тиз генә кепкасына тутыра да, чирәмгә утырып ашыйбыз. И тәмлелеге! Аннан шомыртка “һөҗүм” башлана. Шомырт агачлары аларда да, бездә дә күп. Шомыртларның кара чуклы тәлгәшләре югарыдан безне ымсындырып тора. Койма башына менеп ашыйбыз. Кичен көтү каршыларга да бергә чыгабыз. Аръякка чыгып каршы алмасаң, мал-туар кайтырга ашыкмый. Мал югалса да, бергә эзли идек. Ә кичен сыер сакларга чыгабыз. Хәтта учак та ягабыз. Монсы инде абыйлар булса гына эшләнә.
Шафыйк абыйның тракторы тавышын тыңлап, кайда икәнен белеп, аның эшләгән җиренә барабыз. Ул безне тракторына утыртып йөртә. Без – әниләрнең иң зур ярдәмчесе. Әниләр шулай ди. Җәен, басу буена, тавык азыгына кушарга кычыткан җыярга барабыз. Балчык басканда кушар өчен урамнан ат тизәге җыюлар, мал суйгач, эчәк юганда, комган белән су салып торулар. Үсә төшкәч, чөгендер, мәк утарга, көтү көтәргә, печән җыю, әйләндерү кебек эшләрдә дә бер-беребезгә алмаш-тилмәш ярдәмләшә идек Илдус белән. Үземне белә башлаганнан һәм мәктәпне тәмамлаганчы без иң якын дуслар булдык. Гомере генә аянычлы өзелде балачак дусымның. Гаилә коруына күп тә үтми, гаиләсе белән аварияга очрады. Туачак баласы белән янәшә күмелгән алар...
Балачак дусларымның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Шамил абый гаиләсе белән Уфада төпләнде. Азат, безнең урамнан да ямьлесе юк дип, урам башына йорт тергезде. Урал Уфа якларында тату гаилә корган. Салават туган районында хезмәт сала. Минем ике абыем да үзебезнең якта йорт салды. Әнис тә туган авылымда гаилә корды. Мурманский шәһәрендә төпләнгән Фәнүз абый да һәр җәйне туган якларын сагынып кайта. Люция белән Алсу да Уфа якларында төпләнгән. Туган йортларына хәл белергә еш кайталар.
Кайсы кая таралышып, тормышта һәркайсының үз урыны булган күршеләрем, якын кешеләрем, балалык дусларым минем күңел түремдә урын алган. Алар минем күңел хатирәләремдә яшиләр. Авылыма кайткан саен Гөлҗиһан апа янына керергә тырышам. Шул ук түгәрәк өстәл артына утырып чәй эчәбез. Балачакка кайткандай булам. Күңел тула..
Сагындыра балачагым... Яланаяклы, каз бәбкәле балачагым..
Сәрия Латыйпова-Вахитова.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: