Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 октябрь 2018, 18:29

Йөрәк чире

Гөлбәдрән карчык врачка барып карарга булды. Гомердә булмаганны, иртәнге сәгать белән, күкрәк турысында, кайдадыр җан җирендә нидер чәнчеп, чеметеп куйды. Бөтен көнен намазлык өстендә үткәргән бу изге карчыкның беренче уе тәкъдир хакында булды: “Әллә?.. Әллә сәгате сугып ятамы? Гомеренең ахыры якынлашамы? Соңгы юлга – бакыйлыкка китәргә вакыт җиткәнме? Күк капусы ачылганмы? Әллә... карты чакырамы? Аның китеп барганына да унике ел бит инде. Унике — изге сан, изге фал. Чакырыр да шул. Үзе дә бик сагындырды инде. Илле биш ел бергә гомер иттеләр бит, уен эшмени?!”

Менә тагын чәнчеп алды, тагын, тагын... Гөлбәдрән карчыкның тынгысызлана башлаган җаны кысылып, хәтта сызып куйды. Ул шундук үзенең көндәлек догаларына кереште:
“Бисмилләһир рахмәнир рахим... Әмәнтә билләһи вә мәләнкәтиһи вә көтөбиһи вә рөсөлиһи вәль йәүмилминәллаһи тәгалә вәл-бәгъси бәъдәл-мәүти...
Аллаһи тәгаләгә инандым, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә инандым...”
Юк, бетмәде дә бетмәде Гөл-бәдрән карчыкның җанына төшкән сызлавык. Инде ул чәнчеп тә сызламый, тын гына әрнеп тора... Сагыш кебек...
Әллә... Әллә балалары белән бер-бер хәл булдымы? Шуны сизеп борчыламы ана кешенең күңеле? Шуңа йөрәге өзеләме? Нәсиме җәһәннәм тишегендә күмер чыгара. Тереләй җир астына кереп йөри. Ике ел кайтканы юк инде аның. Оныгы Никулайны күрмә-гәненә дә ике ел бит, әйтергә оят...
Нәсимәсе, Казанда гына яшәсә дә, елга бер генә кайта. Анысының ире көнләшеп интектерә. Авылда калган егетләрең янына кайтасың, дип битәрли икән Чтапаны. Керәшене бик кызу, бер-бер хәл кылмасын тагын...
Гөлбәдрән карчык иртәнге намазының ямен, өрекле чәенең тәмен тоймады. Тавыкларына җим салып, ишегалдын урап кергәч, тагын түшәгенә барып янтайды, күкрәк турысында авырттырып-чәнчеп торган урынны сыйпап өшкерергә кереште. Әмма сыпырган-сыйпаган саен сызлау көчәйде генә.
Менә шуннан соң инде Гөлбәдрән карчык врачка барырга булды. Кичә кич вакыт узсынга тегеп утырган мендәр сүрүен бер читкә алып куйды да түшәген җыештыра башлады...
Медпункт авылның аргы башында. Врач урынында әле яңарак кына шәһәрдә укуын тәмамлап кайткан яшь егет икән. Гөлбәдрән карчык әрнеп-сызланып барып кергәндә ул, мөһим кыяфәт чыгарып, түрдәге өстәл артында утыра иде. Шәфкать туташы урынында йөргән Хәлимә абыстай күренми. Ул булмагач, врач егет никадәр генә кыстаса да, Гөлбәдрән карчык чишенмәде, йөрәк авыртуыннан дару гына сорады.
— Йөрәгегезне кайчан сизә башладыгыз? — дип сорады врач егет.
— Һи, балам, мин хәзер йөрәктән генә торам да инде. Минем хәзер бөтен җирем дә йөрәк. Балалар үстереп, шулар өчен гомер буе борчылып, гомер буе сагынып яшә әле, үзең дә йөрәккә әверелерсең...
Егет дөрес сорау бирмәгәнлеген шунда ук аңлап алды.
— Күптән авыртамы йөрәгегез? — дип сорамакчы идем...
— Күптәнме дип... Кем белгән инде аны... Бүген менә беренче мәртәбә чәнчеп-чәнчеп алды. Әле дә сызлап, әрнеп тора.
– Хәлегез бетәме?
–Юк, Ходайга шөкер, үз һушымда, үз сулышымда әлегә.
– Аяк буыннарыгыз йомшап интектермиме?
– Зарланмыйм, балам, анысына да зарланмыйм. Тавыкларны куып тотам әле мин...
– Сәер бу, бик сәер... Йөрәк дисез бит...
– Йөрәк шул, балам, менә шушы җирдә чәнчеп тора. Бармак очы белән кагылсаң, энә белән кадаган кебек авырта...
–Шунысы сәер дә инде... Әбекәй, менә бу даруны кабып куегыз әле. – Врач егет өстәл тартмасыннан бер кап дару алып, Гөлбәдрән карчыкка сузды, аннары җәһәт кенә су салып бирде. – Иртәгәләргә хәлегез җиңеләй-мәсә, тагын хәбәр итәрсез, район хастаханәсенә җибәрербез...
– Җиңеләер, балам, дару эчкәч җиңеләер...
– Ходай кушса, җитмешкә, сиксәнгә кадәр яшисез әле сез... Менә мин әйтте диярсез...
Гөлбәдрән карчыкның күңеле булды. Ник булмасын, аның белән кешечә сөйләшеп, дарулар биреп, хәлен әйбәткә юрап җибәрделәр бит... Бер генә нәрсәгә төшенеп җитә алмый азапланды ул. Ник кенә: “Җитмешкә, сиксәнгә кадәр яшисең”, — дип әйтте икән бу врач дигәннәре. Гөлбәдрән карчыкның сиксән яшьлеген авыл советы моннан ике ел элек үк билгеләп үткән иде инде... Шул уңайдан йорт-җирен, капка-коймаларын да рәтләп киткәннәр иде. Ашлыгын, утынын юнәттеләр, бозыла башлаган мичен кабат торгыздылар...
Гөлбәдрән карчыкның йөрәк чирен дару гына ала алмады. “Шул, шул гына – әҗәл авыруыннан бү-тән бернәрсә дә түгел, – дип уйланды ул. – Димәк... вакыт җиткән. Балаларны чакыртырга кирәк булыр...”
Өенә көч-хәл белән генә кайтып җитте ул. Кайтышлый күршесендәге Гайшә карчыкка кереп чыкты. Бер-бер хәл була калса дип, үзенең васыять сүзләрен әйтте. “Йорт – улыма, гомер буе җыелган вак-төяк мал – кызыма; зиратта урыным әзер – картым янында җир калдырылган”, – диде ул. Тегесе, берни аңламыйча, ничек авызын ачып каршы алган булса, шулай авызын ачкан килеш ишек төбендә басып калды.
Үлем хакындагы шомлы уйлар Гөлбәдрән карчыкны тәмам авыруга сабыштырды. Ул, бик мөһим бәйрәмгә җыенган кебек, юынып-сөртенеп алды, өс-башын алыштырды. Яңа күлмәк кигәндә, җан сакчысы булып йөргән эчке күкрәкчәсе генә нәрсәгәдер эләгеп азапланды. Ниһаять, анысын да салып куйды Гөлбәдрән карчык. Бигрәкләр дә матур чигелгән аның күкрәкчәсе. Канатлы кояш төшерелгән аңа. “Җан кояшы бу”, — ди иде аны ерак әбисе. Гөлбәдрән: “Җанның да кояшы буламыни?” – дип сораса: “Була, була, чөнки алар шундый охшашканнар, икесе дә алсу-кызыл, икесе дә пар канатлы, канатларын һәрвакыт киереп җәеп торалар, менә шушы рәсемдәге кебек”, – ди иде ул.
Тукта, нәрсә бу? Нинди мог-җиза? Күкрәкчәсен түшәк өстенә җәеп куюы булды, менә бәхет — Гөлбәдрән карчыкны көне буе бимазалап торган күкрәк авыртуы кинәт юкка чыкты. Шул сөенеченнән ул, ике канатын ике якка җәеп яткан җан-кояшын кабат кулына алды, сөялле бармаклары белән сак кына кагылып, сыйпагандай итте. Шулвакыт аның уч төбен нәрсәдер чәнчеп-чеметеп, кая ул чеметү генә, пешереп, яндырып алды! Гүя йөрәгендәге хәтәр авырту, ниндидер сихер белән, аның уч төбенә үк төшеп киткән иде... Әллә? Әллә сагышлы, әрнүле йөрәге үзе дә бөтен чире-ние белән бергә шушы нәзек, хәлсез кулларына күчкәнме?
Гөлбәдрән карчык, бу гаҗәеп хәлләрдән зиһене таралып, түшәк читенә чүкте. Ах итәрлек нәрсәләр бар иде шул монда, — аның кояшлы күкрәкчәсендә, көмеш нурлар чәчеп, кичә кич мендәр эчлеге теккәндә төшеп югалган энә ята иде!
Әле яңа гына тәкъдирнең күзенә карап, соңгы юлга барырга әзерләнгән карчык, күзләрен рәхәт йомып, башын артка ташлады, аннары тау кебек өелгән мендәрләр өстенә таянып, авып төште...
“Менә нәрсәдә булган бит хикмәт! Тәкъдирдә дә, йөрәктә дә түгел, гап-гади энәдә булган. Шул кадап интектергән, гөнаһ шомлыгы нәрсә!”
Гөлбәдрән карчык уйлаган уйларының очына чыга алмады; сөенергә дә, көенергә дә белмичә үзенең бәгырь кисәкләрен — улы белән кызын исенә төшерде: “Ярый әле исән-иминмен, юкса балакайларым, бөтен эшләрен, тормышларын ташлап, юл газаплары кичеп, әниләрен күмәргә кайтып төшәрләр иде...”
Шулвакыт, тәннәренә салкын йөгертеп, Гөлбәдрән карчыкның йөрәк турысында кайсыдыр кан тамыры тартылып, чәнчеп-сулкылдап куйды, иртәннән үк таныш сызлавык кабат яңарды... Ул гына да түгел, бу сызлавык, көчәй-гәннән-көчәя барып, мең энә белән теткәләнеп беткән йөрәк чиренә әверелде...
Карчык, җәһәт кенә калкынып, өмет тулы күзләре белән, һаман да түшәк өстендә кызарып яткан күкрәкчәсен эзләп тапты. Күзнең явын алып торган канатлы кояш өстендә аның каты авыртудан томалана башлаган карашларын, гомер ахырын тоеп үрсәләнә башлаган җанын үртәп, илаһи яктылык белән балкып баягы энә ята иде...
Галимҗан Гыйльманов.
Читайте нас: