Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 апрель 2018, 16:16

Яратучылар өчен

Фифонов радионы кабызды.– Күке яратучылар өчен тапшыруыбызны башлыйбыз, – диде диктор. Һәм репродукторда күке кычкыра башлады.– Күк-кү, күк-кү, күк-кү!..

Ярты сәгатьтән тагын диктор сүз алды:
– Ә хәзер эфирда әтәч яратучылар өчен тапшыру. Бүлмә эче әтәч тавышына күмелде:
– Кикри-күк, кикри-күк, кикри-күк!
Күпмедер вакыттан әтәчне туктаттылар һәм диктор игълан итте:
– Эт яратучылар өчен тапшыруыбызны башлыйбыз.
– Һау! Һау! Һау!
– Радио түгел – җүләрләр йорты бу! – дип мыгырданды Фифонов һәм “эт оясын” сүндереп куйды.
Ярты сәгатьтән ул тагын радионы кабызды, әмма анда тынлык иде. Фифонов селкеп, суккалап, эчен ачып отвертка белән казынып карады – үле тынлык. “Дөмекте”, – дип уйлады ул, әмма шул мизгелдә диктор “терелде”.
– Сез аквариум балыклары яратучылар өчен тапшыру тыңладыгыз. Ә хәзер эфирда – субай сугу аппараты эше турында репортаж.
Владимир Вережников.
Читайте нас: