Шуларның берсе: машинаның бәрелгән алгы яки арткы өлешен берәр баганага трос белән эләктереп тарттыра идем. Шундый урыннарның берсе – каршы як күршеләрнең зур капка баганасы булды. Арткы, бакча капкасы булганга, аны кирәк чакта гына ачалар иде, аларның өй тәрәзәләреннән дә күренеп тормый. Тимер юан торба, бетон коеп утыртылган, селкенми дә, минем өчен бик уңайлы “точка опоры“ булды. Шул баганага тросны бәйләп, икенче очын машинаның изелгән урынына беркетеп тартып чыгарам. Бер тапкыр тросны ычкындырырга онытып, баганага эләктергән килеш калдырганмын. Гадәттә бер-ике тарт-
тырганнан соң тросның кирәге юк, калганын гаражга кертеп тигезләп бетерәм. Бу юлы эшемне эшләп бетергәч кенә искә төште. Тросны алырга барсам, капканың эчке ягында күрше әбие басып тора. Мин исәнләшеп, аның бабаен Фәрит абзыйны сораган булдым: – Фәрит абзыең кап-
каннар хәстәрләп йөри әле, менә шушы кап-
тып чыгара алмаганнар ахрысы, трослары бәйләнгән килеш калган. Абзыең аны ычкындырып эчкә кертеп салды, өч капканны урнаштырды инде, тросларын алырга килсәләр – эләгәчәкләр, ди. Мин бер нәрсә дә әйтә алмый аптырап: бүтән килеп йөрмәсләр инде, дидем. Үзем эчтән генә уйлыйм: болар бик үҗәт халык, капканы хәзер берәр атна сакларлар инде, ә тросны ничек булса да алып китәргә, яшерергә кирәк. Караңгы төшәр алдыннан аларның капка яныннан үтеп киттем, эчке якта берсе дә күренми, трос ята – “приманка“. Алдан әзерләнгән, башы ыргак кебек бөгелгән тимерчыбыкны капка астыннан тыгып тросны эләктереп сөйрәп чыгардым. Бер капкан чыкылдап ябылды, анысы да троска эләгеп чыкты. Аларны тиз генә үземнең гаражга кертеп яшердем. Хәзер инде бер ни булмагандай аларның капка яныннан үтеп-сүтеп йөрим. Фәрит абзый урамны күзәтә, берәр чатанлаган кеше үтеп китмәсме дип, уйлый ахрысы.
Әлиф Галимов, Уфа шәһәре.