Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 апрель 2018, 16:17

Атлас юрган

Олы кеше хәстәрле булучан. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны күреп үскәнгәдер, сүтеп алынган иске койманың күгәргән кадагына кадәр санаулы Мортаза картның. Ә күршесе Гатият аңа караганда да сакчыл, киләчәге өчен бер уч туфрагын да әрәм итми. Кыш көнендә кар да алып булмый, диләр андыйлар турында.

Олы кеше хәстәрле булучан. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны күреп үскәнгәдер, сүтеп алынган иске койманың күгәргән кадагына кадәр санаулы Мортаза картның. Ә күршесе Гатият аңа караганда да сакчыл, киләчәге өчен бер уч туфрагын да әрәм итми. Кыш көнендә кар да алып булмый, диләр андыйлар турында.
Сакчыллык, исраф итмәү бик хуп гамәлдер ул бер карасаң. Башкаларга зыян китермәсә, хөсетлеккә илтмәсә, билгеле.
Кояшлы җәйге иртәдә, сыер-сарыкларны көтүгә кугач, бер-бер артлы олы урамга иртәнге “киңәшмәгә” җыела авыл картлары. Ике күрше агай да кузгала. Алдан киң җилкәле, эре сөякле Гатият атлый. Аның артыннан кыска аяклы Мортаза “тәгәри”. Гәүдәгә төптән юанаеп чыккан имәндәй, аркылыга үскәнгә микән, кызу-кызу атлап йөргәндә чыннан да туп кебек тәгәри ул. Ә Гатият күршесенә караганда хәйләкәррәк.
Тегенең исә беркатлы рыясызлыгы чиктән ашкан. Шуның мәкерле хәйләсенә ышанып тик йөри. Иртән нәрәткә барганда да, мин алданрак өлгерим әле, дигәндәй, бакча капкасыннан беренче булып Гатият чыга. Мортаза да күршесеннән калышмаска тырышып, казларын да елгага кумыйча тыркылдый артыннан.
– Авыл кешесеннән уңайсыз, ике күрше спур диярләр. Әйдә, тизрәк кыймылда инде. Синең аягың кыска булып, минем артымнан куалап җитә алмаганыңны белмәсләр, алдан киткәч, гаепне миннән күрерләр, – дип тыкрык буендагы каракучкыл төскә кергән бүрәнәләргә утырган килеш, тәмәкесен пыскытып көтеп тора ул аны үзе. Әмма сүзләрендәге, ым-ишарәләрендәге төртмәлек, ирен чите белән генә елмаюыннан Мортаза күршесенең үзен түбәнсетеп, кимсетеп каравын тоя.
...Иртәнге язның садә җилләре дә битләрдән иркәли башлады. Тау итәгенә иң беренчеләрдән булып сарыкларын Гатият чыгарды. Тауның кыр ягына сарыкларын көтәргә менде дә Мортазаның ишегалдын күзәтергә утырды. Ә монда авылның урамнары уч төбендәгедәй күренә. Әле агачлар яшел күлмәкләрен кияргә өлгермәделәр. Шәрә таллар арасында бар хозурлык җәелеп ята диярсең. Зәңгәрле-аклы тәмәке тартмасыннан бер “Беломор” тартып чыгарды Гатият. Тәмәкесен ике бармак арасында озак кына бөтергәннән соң, шырпысын кабызды. Утлы “таяк”ны суырып, төтенен өреп тышка чыгаргач та, рәхәтлек кичергән кебек тоелды. Зур кулының киң учында шырпысын әйләндергәләп алды.
Бик озаклап каптагы Гагарин сурәтенә карап утырды. Күз йөртеп кенә көтүдәге сарыкларын барлап алды. Гагарин белән сарыклар арасында бернинди уртаклык булмаса да, Гатият абыйның гайре үзгәрәк фикерләве бу юлы да үзен сиздерде.
– Сарыкларың арасында кара тәкәң бар икән, иртәгә үк абзарыңда ябып асра аны. Ап-ак сарыкларымны карага әйләндереп бетерәсем юк, дип төксе генә каршы алды үргә таба менгән Мортазаны. Тегесе дә бер каршы сүз әйтми, ләм-мим. Икенче көнне үк кара тәкәсен абзарга ябып куйды.
Авыл халкы Сабантуйдан соң печәнгә төште. Ат арбасына чалгы, сәнәк, ике литрлы банкага ясалган өрек җимешле, писүкле чәйне салып, урманга киттеләр. Мортазаның кузгалганын күреп, Гатият тә чалгыларын кайрап алды. Атын куалап, кыска юлдан, болынлык аша печәнлегенә дә килеп җитте. Ни күрсен: Мортаза Гатиятнең ел да бәйли торган имән янына атын туарып куйган. Әллә күзенә күренәме?! Бахбае да алар ягындагы печәнгә борынын төрткән.
– Һайт, алаша, – дип сөрән салды Гатият урманны яңгыратып. Мескен бахбайның күк чия төсендәге гәүдәсе дерелдәп куйды. Кисәк кенә башын күтәрде дә, нидер әйтергә теләгәндәй кешнәп җавап бирде. Ул арада печәнлекнең икенче башыннан, саплыкка кисеп алган чикләвек ботакларын күтәреп, Мортаза күренде.
– Ник үз печәнеңне ашатмыйсың, ыслушай, – диде Гатият чәчерәп чыгып.
– М-м-мин, – дип тотлыкты тегесе, нишләргә дә белмичә. – Атның башын борып куя алмыйм бит.
– Хе, бәйләмәскә иде минем имәнгә, япть..
– Ниткән синең имән ди әле ул, – дип Мортаза да батырая төште. Май пәрәмәче кебек түм-түгәрәк кызыл битенә тир тамчылары бәреп чыкты.
– Нитмәгән минем имән.... Ел саен мин бәйләп килдем. Әнә бәйлә үзеңнең черек усагыңа.
Мортаза карашы белән узган елгы усакны эзләде. Әмма аның давылда ауганнан соң калган төбендә гөмбәләр генә үсеп утыра.
Бигрәк фәйләсүф инде бу Мортаза, механизатор гына димәссең. Әллә шул “ДТ”сында дырк-дырк йөри торгач, баш мие шәбрәк эшли микән аның?! Шул черек усак төбеннән дә әллә нинди уйлар чыгарып, күршесенә башка сүз әйтмичә, тыныч кына атын алып, икенче яктагы яшь каенга бәйләде. Урманда агач түгел, адәм баласы да егылып юкка чыга бит көннәрдән беркөнне. Нигә шулкадәр хөсетле микән бу Гатият дип уйлады ул.
Ике күрше ярыша-ярыша печән әзерләде ул елны. Бер үк зурлыктагы өч гектарлы аланлыктан Гатият дүрт ат йөге, ә Мортаза никтер өч ат йөге генә печән алып кайтты. Әле җитмәсә Гатият посадкасының чүнниккә таба киткән иңкүлек ягын яшь агачлар да баскан иде. Анысы гынамы соң, беркөн печәнлеккә керә торган урман эчендәге юлда ук атын туарды да, аз гына араны җәяүләп кермәкче булды. Ни күрсен: Гатият аның аланлыгыннан үзенекенә печән ташый. Кечкенә, әмма көчле юан бармаклары бер учка җыйналып, йодрыкланды Мортазаның, тешләре шыгырдады. Әмма шикләнсә дә, үз күзе белән күрсә дә, авыз ачып сүз әйтмәде. Кеше нәфесенә бирелеп, пычранма, нык тор йөрәккәем, аның белән генә син дә ач калмыйсың, Гатият тә тук булмый, дип үз-үзен тынычландырды. Шулай да, күршесенә карата фикере тәмам үзгәрде.
Печән вакыты үтте, урак та төгәлләнеп килә. Чылбырлы тракторлар акрынлап Чишмә тавына көзгә җир хәзерләргә үрмәли башлады. Үч иткәндәй, бер көн эшләүгә Гатиятнең тракторы ватылды. Башта ни карагандыр ул, инженер. Кызу эш вакытында запас часть алырга чыгып китте. Шул сәбәпле, трактор ике көн эштән туктап торды. Кызды, янды Гатият күршесеннән калышу борчуыннан. Ачудан нишләргә дә белмәде.
Трактор ватылуда минем генә гаеп юк, иске икәнен белеп тордыгыз, матри, кара аны, мин сукалаган җир Мортазаныкыннан ким булса, язгы чәчүгә чыгып та карамыйм, чыктым киттем шабашка, дип бригадирга шарт итеп үз сүзен әйтеп кайтты. Ә механизаторлар нинди чорда да кадерле авылда. Бригадир шухыр-мухыр китереп, Мортазаның гектарларын тегесенә дә язгалады.
Аякка чүчинкә киеп, кесәгә чикләвек салып, шуны шарт-шорт ватып ашый торган колхозчылар көне дә килеп җитте. Монда уракта катнашкан механизаторларны, кыр батырларын хөрмәтлиләр. Мортаза Гарифуллинны алдынгылыкта зурлап, сәхнә түренә чакырдылар. Фәлән кадәр гектарда җир сөргән өчен кызыл, атлас тышлы юрган белән бүләкләделәр. Кечкенә генә Мортазаның пеләше шатлыклы дулкынланудан чөгендер кебек кызарды. Бүләкне алып сәхнәдән төшкәндә, баскычның черек тактасына абынып, алга сөрлегеп китте. Кулыннан төшеп китә язган бүләген кыскан хәлдә, башын күтәргән иде, күзе алгы рәтләрдә утыручы Гатиятнең усал карашы белән очрашты.
Шул көнне үк, Гатият кара көеп, Мортазаларга керде.
– Бухгалтериядәге Фирдәвес миңа дигән бүләкне ялгыш сиңа язып куйган. Бригадир өйгә килде, бик борчылды, аңлашылмаучанлык килеп чыккан, Гатият абзый, дип, үземә кереп алырга әйтте. Так что, Мортаза дус, юрган миңа тиеш булган, – диде дә түрдәге өстәлдә торган, төргәгеннән дә чыкмаган бүләкне култык астына кыстырып чыгып та китте.
Шаккатып, тораташтай басып калды Мортаза хатыны белән. Нишләсеннәр инде?! Юк, син хаклы түгел дип, тарткалашсыннармы? Килешми. Күрше кешесе белән сүзгә керү килешми. Мортаза гомер буе әнә шулай яшәде. Хөсетле, көнчел, ихатасы тутырык мал булып та, шөкер итә белмәгән Гатияткә дәшмәсә дәшми калды.
Ә Гатияткә бүген соңгы күлмәген тектеләр. Ап-ак марля һәм бәз тукымадан. Урамда үзәккә үтәрлек салкын. Кабер казучылар туң җирне ничек казырлар, төшкә кадәр өлгертә алырлар микән, дип борчылды мулла Зәйнәгетдин карт та. Яшьләр көчле бит, туган-тумачасы да бик күп. Сәгать унга кабер казылып беткән дигән хәбәр килеп иреште. Гатият картның җәсәден кәфенләгәч, кабергә алып бара торган колашага – «агач ат»ка салдылар да ишек алдына алып чыктылар. Мәет озатканда бирелергә тиешле сорауларны җиткерде авыл мулласы.
– Мифтахетдин улы Гатияттән барыгыз да бәхилме, мөселман кардәшләр, – диде имам көр тавышы белән.
– Бу кешенең сезгә бурычлары калмадымы, җәмәгать?
Әллә теге вакыттагыны сизүче булдымы икән, дип дерт итеп китте Мортаза. Шулай булмыйни? Авылда моңарчы никадәр мәет озатып, мондый сорау бирми иде кебек хәзрәт. И, Ходаем, нинди сорау бу?! Авыл халкының барысы да Мортазага таба борылып сынап карыйлар кебек тоелды.
– Юк, юк, бурычы юк, – диеште озата килүчеләр. Аларга кушылып Мортаза да, юк дигәнне белдереп ияген какты.
Шулчак өйдән Гатиятнең олы кызы – Фирдиясе йөгереп чыкты. Хәсрәттән йөзе агарган кыз кулындагы юрганын Зәйнәгетдингә сузды.
– Хәзрәт, зинһар, бигрәк салкын бит. Кабердә тагын да салкындыр. Шушы юрганга төреп салыйк әтине, зинһар, – диде.
– Юк, сеңлем, мөселман кануннары буенча мәетне юрган яки одеялга төреп җирләү рөхсәт ителми. Аны хәзер юрганнар җылытмый инде, мәеткә догалар кирәк. Адәм баласы туфрактан яралган, шунда кайтасы. Әтиең үзе үк риза булып ятмаячак. Мәетнең тәне туфракка кайтырга тиеш. Әгәр юрганга төреп салабыз икән, ул тиз генә череми, исләнеп ятарга мөмкин. Адәм баласының соңгы күлмәге – марля һәм бәз тукыма, – дип тыныч кына аңлатты.
– Үзе эшләп алган бит.
– Үзе эшләп алса да, нишләсә дә, анда баргач ник теге юрганың белән килмәдең дип сорамыйлар.
Кыз нәүмиз генә юрганны тотып читкәрәк чыгып басты. Кызыл атлас юрган Мортазаның күңелен өтеп алды. Гатиятнең җәсәден күтәреп капка төбенә чыктылар. Туп-туры урам буйлап халык ташкыны кузгалды. Юрган тоткан кыз әле һаман урынында тораташтай басып калды. Мортаза калтыранып куйды. Бер мизгел эчендә юрган бүләк ителгән көн күз алдыннан узды.
Иң якын кешең белән мәңгелеккә хушлашу исәрләндерер дәрәҗәгә җиткерә шул. Баскан урыныннан кинәт, оныттым бит дигәндәй, һаваланып юрганын кочаклаган хәлдә кызы әтисенең җәсәден күтәреп барган ир-атлар артыннан чапты.
– Зәйнәгетдин хәзрәт, Мортаза абый, син бит әти белән гомер буе дус-тату яшәдең, бәлки сезне тыңлар хәзрәт. Шушы юрганга төреп төшерегез инде, – дип ялвара-ялвара елады. Аңы китеп егылган кызны берничә кеше күтәреп күршеләренә кертеп салдылар.
Мортаза зираттан кайтып, өенә кергәндә дә Гатиятнең олы кызы аларда иде. Хәсрәттән башын да күтәрә алмый хәлсезләнгән. Миңзифа карчык әле чәй китерә, әле йомшак җылы куллары белән маңгаен сыйпап җылылык өргәндәй итә. Алай да җылы кермәгәч, атласы салкын булыр дип, шкафыннан вак чәчәкле тышлык алып, киертте дә, юрганга төреп куйды. Төштән соң, аягына басып, өйләренә җыенды кыз. Нәрсәнедер исенә төшергәндәй, чәйнек тотып, газ плитәсе янында кайнашучы күршесенә күтәрелеп карады да.
– Мортаза абый, әти белән гомер буе дус яшәдегез, алыгыз әле шушы юрганны, – дип атлас юрганны күрше абыйсына сузды.
Зәмирә Сәмигуллина.