Һадига рәхмәт укыдым: “Өйгә кил, гәпләшеп утырырбыз”, – дидем. Җитезлеге бар икән– икенче көнне үк килеп тә җитте. Сөенечтән кочаклашып күрештек. Гүзәлиямне дә өлешсез калдырмады: башта французларча нәзакәтлелек белән кулын үпте, аннары үзебезчә итеп кенә күкрәгенә кысты. Бу талант иясе безне шулай үз күргәч, башым түшәмгә тия язды. Җәмәгатем самавырга ябышты, мин чуар тавыкны суярга чыгып киттем.
Чәйләр-мәйләр эчеп, күгәрчендәй гөрләшеп, җырлашып утырдык. Берничә мәртәбә карточкага төштек. Һади хатынымны фото һөнәренә өйрәтергә вәгъдә бирде.
Бер-ике көннән ул яңадан килде. Истәлеккә дип, голландский әтәчне, кәрлә этебезне төшерде. Хәләл җефетемә “Практикант” дигән аппаратын калдырып китте. Өйрәнә тор, янәсе! Ә миңа өйнең бер почмагына чолан сыман караңгы бүлмә ясарга кушты.
Кыйбатка төшсә дә, барысын да эшләдем. Гүзәлиямнең теләге генә үтәлсен! Ул чат ябышты бит: “Өйрәнәм!” – ди.
Бу көннәрдә ашны үзем пешерәм, чәйне кайнатам, идәнне, керне юам, чөнки Гүзәлиям эштән кайтуга “Практикант”ына ябыша: я мине, я бохар песиен, я тирә-күрше балаларны рәсемгә төшерә. Шуннан Һади килә. “Пленка проявить итәбез”, – дип алар ике-өч сәгатькә караңгы бүлмәгә кереп бикләнәләр. Хатыным тулган ай шикелле балкып кына йөри хәзер.
Әллә миңа да өйрәнәсе инде фото эшенә! Яннарына кереп, кызыксына башлыйм дип йөргәндә генә Һади ишеккә “Посторонним вход запрещен” дигән язу элеп куйды. Шуңа күрә борчымыйм. Ара-тирә колак кына салгалыйм: алай сөйләшкәннәре ишетелми, көлешәләр генә. Бигрәк тә Гүзәлиям хихылдый: “Сурәтләре кызыклы ахрысы. Ясап бетергәч күрсәтерләр әле”, – дип юанам. Характерым шундый минем – сабыр.
Ә бер көнне: “Фиксаж бетте”, – дип мине кибеткә җибәрделәр. Шактый йөреп кайтып керсәм – тү-түт! Сөекле Гүзәлиям Һадига ияреп китеп барган. Өстәлдә “Сабир – сабыр бозау!” дигән язу гына ята. Ник шунда күңел өчен бер фотокарточка калдырсыннар...