Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 март 2018, 12:51

Атнабайны искә алдык

Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе үтте. Чарага шагыйрьләр һәм язучылар, мәдәният эшлеклеләре, язучының якыннары һәм якташлары, аның иҗатын үз итүчеләр җыелды.

Театрның фойесында Әнгам Атнабаевның туган төягендәге мәктәп музее фондыннан алып киленгән экспонатлардан күргәзмә оештырылган иде. Тәтешле районы тарих-туган якны өйрәнү музееннан Атнабаевлар буыны шәҗәрәсе чарага җыелган кунакларда зур кызыксыну уятты.
“Китап” нәшрияте укучыларга юбилей уңаеннан басылып чыккан яңа китапны тәкъдим итте. Аңа шагыйрьнең шигырьләре, башка язучылар хакындагы мәкаләләре һәм истәлекләре, шигъри багышлаулары кергән.
Башкорт драма театры сәхнәсендә Әнгам Атнабаевның 11 пьесасы куелган. Кичәдә шул спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, театр артистлары башкаруында шигырьләр, шагыйрь шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Зур экранда шагыйрьнең һәм драматургның альбомыннан фотолар, телевидение архивыннан аның катнашлыгында кадрлар күрсәтелде.
Гөлара Арсланова.
Читайте нас: