Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 февраль 2018, 12:47

Яшәү

– Абзыкай, абзыкай, (аның һәркемгә эндәшә торган сүзе бу) берәр буханка ипилек булмасмы? – дип кепкасын сузды.

Урамнан эт чаба. Эче эчкә ябышкан, йоны пычракка ябышып каткан. Эт кинәт чабуыннан туктады: игътибарын юлдан бераз читтәрәк яткан янчык җәлеп итте. Эт янчык янына ашыкты. Борыны белән янчык авызын ачкандай итте, ахры, бик тәмле ризык тапты: комсызланып ашый башлады. Ниһаять, тамагы туйдымы, әллә янчык бушадымы, арт аякларына утырып, як-ягына күз салды. Теле белән авыз кырыйларын ялап алды, янчыкны тагын иснәгәндәй итте дә, юлын дәвам итте. Чапмады, ашыкмады, кабаланмады бу юлы. Үз дәрәҗәсен белеп, чакырулы җиргә баргандай, әкрен генә атлады.
Урамның икенче ягыннан эткә каршы берәү атлый. Өсте-башы таушалган, йөзен сакал-мыек баскан, сул аягы тездән түбән киселгәнлектән култык таякларына таянган. Аяксызның да бөтен игътибары шул янчыкта иде, тик өлгерә алмады, дүрт аяк сыңар аяк түгел шул. Өлгерсә, янчыктагы тәмлекәйләр үзеннән артмас иде. Хәер, аның алыштыргысыз “эш урыны” бар: кибет ишек төбе. Акмаса да, тама анда, ачтан үлмәслек, аек йөрмәслек сумнар җыела. Бар да бирми, әлбәттә. Эшләп тапкан хәләл акчамны бер алкашка аракы алырга бирер хәлем юк, диләр. Кемдер аңа җирәнеп үтә, кайберәүләр кызганып карый. Әнә шул кызганганнардан ныграк кызгандырырга тырыша да инде ул...
Әй-й-й, бар иде бит Аяксызның да сау-сәламәт җир җимертеп эшләп йөргән чаклары. Әллә шунда шайтан котырттымы: көннәрдән-бер көнне бу дөнья белән алыш-бирешне бетерәсе итте, машина астына ташланды. Ходай биргән гомерең бетмәсә, теләк белән генә бакыйлыкка да күчеп булмый икән. Исән калды, озак кына дәваханә түшәменә карап ятарга туры килде. Аягын кистеләр, таякка таянган тормыш башланды. Башта болай начар яшәмәде ул. Янында хатыны, балалары йөгергәләп торды. Әмма эшеннән азат иттеләр. Тора-бара яшел елан белән дуслашып алды. Үгетләү, әрләүләрдән туйган хатыны, балаларын алып, аерылып китеп барды. Түләмәгән өчен фатирының утын, суын кистеләр.
Аяксыз үҗәтләнеп яшәвен дәвам итте. Кибет төбендә “эшләп алган” “хезмәт хакына” ризык юнәтте. Ишегалдында коры-сары ягып, үзе кебек сукбайлар белән ашарга пешергәләштерде. Тик башкача бу дөнья белән исәп-хисапны өзәргә теләмәде. Кышларын, исерек килеш, урам урталарында ятып йоклый. Карлар күмеп китә үзен хәтта, әмма машиналар урап уза, аяк-куллары да туңмый. Әнә шулай яшәвен дәвам итә...
Кибет ишек төбенә килеп басуга ук баш киемен салып, кырыйга куйды. Менә шушы урын аның өчен “Яңалыклар” тапшыруы. Үткән-сүткәннәрне күзәтә, юк-юкта сүзләренә колак сала, авылдагы, илдәге вакыйгаларны ишетә, танышларын күрә.
Менә кибеттән бер әби чыкты. Берничә адым атлауга, каршысына килеп яткан кырык-кырык биш яшьләрдәге ханымны күреп туктап калды. Ханым, әбине танып, адымын кызулатты. Якын танышлар булды, ахры, ханым әбине кочаклап алды:
–Исәнме, Гайшә әби! Инде сине күрмәгәнгә бишбылтыр! Ни хәл-ләрдә генә яшәп ятасың?
И-и-и, Рәмиләкәем, саумы-саумы! Безнең ни, шул картларча инде. Әле бу вакытта син эштә түгелмени?
– Эштә, төшке аш вакыты бит, Гайшә әби. Улым укырга керде минем, түләүлегә. Әле йөгереп кенә кассага барып, акча күчереп килдем.
–Алай икән, балакаем, уң булсын. Кая керде соң? Бик авырдыр бит, әле игезәкләрең дә үсеп килә. Ирең нифте чыгара да соң, аларның хезмәт хакын бер дә күтәрмиләр дип сөйлиләр бит.
– Югары уку йортын сайлады улым, Гайшә әби. Анда буш юк инде. Бюджетка эләгү өчен дә зур суммалар кирәк. Ярый, илдә чыпчык үлми. Икешәрләп эшләп торабыз, кредит белән бурычтан баш чыкмый. Хәләл белән очын очка ялгап яшибез, шөкер. Зарланмыйк әле, Гайшә әби. Баш исән, тән таза булсын.
–И-и-и, Рәмилә балакаем, яшь кенә башың белән олылар кебек фикер йөртәсең, акылдан кибән койган идең шул бәләкәйдән үк.
– Үзең соң, Гайшә әби, ни эш бетереп йөрисең болай?
–Зарланмыйм дисәң дә зарландыра шул, балакаем. Узган ай бик каты кан басымым күтәрелеп, дәваханәдә ятарга туры килде. Егылып, кулымны имгәттем. Ул даруга киткән акча! Өстәвенә, ишек-
ләремне алмаштырган идем. Күршеләрем бик каты эчә бит минем. Сугышып ишекне киеп килеп кермәсеннәр дим. Көн-төн эчәләр! Милицияләр килеп карап кына китә. Аларның ишекләрен бушка килеп алмаштырып киттеләр, мәктәптә укыган малае бар бит. Балаларга сөйләнеп тормадым. Олысы сезнең кебек түләп бала укыта. Икенчесе ипотека алган иде, шуны түли. И-и-и, сине тоткарладым, балам. – Әби яулыгын рәтләп, ашыга-ашыга сүзен дәвам итте. – Шул пенсиягә хәтле дип Розадан көтәргә чәй, шикәр алып чыгып килешем. Иртәгә, Алла боерса, пенсиям килә, китереп түлим.
– Пенсияң күп түгелдер инде синең, Гайшә әби, кырык ел сыер савып чыксаң да. Хәзер аны эшләмәгәннәр дә ала. Минем бер танышымның туганы бизнесмен. Хатыны беркайда эшләмәгән, эшләми дә, белеме дә юк. Бөтен җир шарын әйләнеп чыкты бугай, ял итүдән туктап тормый, ди. Менә ул да пенсия алачак инде, Гайшә әби, нишлисең.
– Ярар, Рәмилә балакаем, аз да җитә, күп тә бетә. Чиргә китмәсен акча. Булганының бәрәкәтен күрик. Дөньялар тыныч, имин торсын. Сугышлар, ачлыклар күрсәтмәсен Ходаем балаларга. Бар инде, бар эшеңә, соңга кала күрмә. Бер бушаганда кереп чык яныма.
– Ярар, ярар, тырышырмын. Сау булып тор, Гайшә әби, чирләмә, йөгердем.
Аларны тыңлап торган Аяксыз кепкасын үзенәрәк тартып куйды. Болардан нәрсә көтәсең инде?! Ипотека, кредит дигәннәрен хәзер һәр узган – барганнан ишетергә туры килә. Нәрсә икәнен анык кына белмәсә дә, бик рәхәт нәрсә түгелен Аяксыз да аңлый башлады. Әле кичә генә шушы урында ике апаның кемнедер бик каты сүккәнен тыңлап торды. “Көн-төн эшлим, төн йокламыйм, әҗәткә акча алып торам, кредит түлим. Алар гуманитар ярдәм дип әллә кайсы ил кешеләренә вагон-вагон әйбер озата. Оялмыйча бездән акча җыялар. Янәсе, бер көнлек кенә хезмәт хакын күчерәбез. Үз халкының ничек интеккәнен белми дә. Кемдер байый да байый. Миллионерлар арткан ди бит бездә дә, ник шулардан җыймыйлар акча?!” Апаның ачынып әйткән сүзләре салмыш Аяксызны да сискәндерерлек булды шул...
Ул карашы белән урам якны күзәтте. Ак яулык бәйләп мәчеттән кайтып килгән Сәмиганы әллә кайдан күреп алды. Аяксызның авызы ерылып китте. Шушы кеше дин юлына баскач, дип уйлап куйды. Сәмиганы күптәннән белә. Ире Себердә эшләде аның, үзе эшлим дип атлыгып тормады. Чирлим сылтавы белән өйдә ятуны хубрак күрде. Ире тапканны үзе теләгәнчә тотты: ашады, эчте, курортларга йөрде. Үзеннән күпкә яшьләрне кочагына сыйдыруны да гөнаһ санамады. Аяксыз да берничә тапкыр бәйрәм итте янында. Тик ире авырый башлагач, Себер акчалары бетте. Балалары үсеп, үз гаиләләре белән яши башлады. Сәмига акылга утыргандай булды: күңел ачуларны туктатты, ире үлеп китте. Хәзер инде менә берничә ел Аяксыз аны мәчет юлында күрә. Ничек яшәсәң дә гомер уза икән шул.
Юлдан югары тизлек белән килгән чит ил машинасы чак-чак кына Сәмиганы бәреп очырмады. Коты алынган Сәмига әздән генә тапталмый калды. Машина җиленнән ак яулыклары җилфердәп, йөзен каплады. Ә иномарка, кибетне урап чыгып, нәкъ Аяксыз янына килеп туктады. Ниндидер ят музыка тавышы яңгырап торган кабинадан чуктай киенгән, бизәнгән-төзәнгән, сап-сары чәчле яшь кенә бер хатын-кыз төште. Кая килеп эләктем дигәндәй, сәерсенеп кенә тирә-якка күз салды, үзе машина ачкычын кулында әйләндерде.
Икенче яктан иркәй төште:
– Әйе, шушы кибет, тышына карама, эче әйбәт аның. Мин гел шушында тукталам,–диде ул.
Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, ыспай гына киенгән иркәйнең муенында алтын ай ялтырый иде.
“Үзебезнең татар байлары инде болар, чәчбикәсе марҗа кызы, ахрысы,” – дип уйлап алды Аяксыз күзе белән генә аларны кибеткә озатып. Үзе тәрәзәдән кибет эчен күзәтте.
Кеше юклыктан бер почмакка барып утырган кибет хуҗасы Роза, керүчеләрне күрүгә, сикереп торды:
– Исәнмесез, сезгә нәрсә бирим, барысы да бүген пешкән, бик тәмле, – диде елмаеп.
Сары чәч алан-йолан каранды да, авыз суларын китереп торган яңа пешкән күмәч, пирог, кыздырылган тавыкларга ишарә ясады. Тагын ниләрдер сорады, алары Аяксызга күренмәде. Бер янчык азык-төлек алгач, сумкасын иренә тоттырып (әллә ире, әлле кеме-аңламассың да), кечкенә сумкасыннан акча янчыгын тартып чыгарды. Акча белән шыплап тулган кәшелүкне күргәч, Роза эчтән генә “йә Хода” дип куйды. Сары чәч өч йөзгә якын калган сдачасын, кирәкми дип кул селтәп, чыгу ягына борылды. Әле яңа яздырып, бер кило очсыз кәнфит белән бер кап чәй алган Гайшә әбине уйлап, Роза көрсенеп куйды: “Текә машиналарда йөрерлек нинди байбичә булды соң әле бу? Әтәсе алып биргәндер, йә булмаса ире бик хәлледер инде моның”.
Аяксыз исә аларның чыкканын гына көтте:
– Абзыкай, абзыкай, (аның һәр-кемгә эндәшә торган сүзе бу) берәр буханка ипилек булмасмы? –дип кепкасын сузды.
“Абзыкай” түш кесәсеннән биш йөз сум акча чыгарып, кепкага ташлады да, машинага ашыкты. Алар җилләр уйнатып, хушбуй исе калдырып, китеп бардылар.
Бәхет кошы тоткандай Аяксыз кибеткә ашыкты.
– Көтәргә бирмим, сорама да, –диде Роза катгый гына.
– Юк, юк, акчам бар минем, менә. – Аяксыз акчасын күр-сәтте.–Ашарга кирәк миңа.
– Ашарга ал ичмасам, тагын аракыга чапма, эчеп үләсең бит инде.
Роза Аяксыз сораган әйберләрнең һәммәсен төреп янчыкка салды, сдачасын кайтарып бирде. Аяксыз, кибеттән чыккач, кулындагы акчага карап, бераз уйланып торды: бер түгел, ике чүллек калган бит әле монда! Каршыдагы аракы кибетенә кереп кенә чыгасымы икән? Шулай эшләде дә. Аракы, ризык салган янчыгын кочаклап, кайтыр якка юнәлде. Мондый табыш көн дә булмый, сыйланып калырга кирәк.
Каршысына баягы эт тагын очрады. Эт теге янчыкны иснәгәндәй итте, буш икәнен белгәч, башын иеп, юлын дәвам итте.
– Капкан саен калҗа булмый, дускай! Бая син өлгергән идең, миңа да бәхет кояшы елмайды бүген. Вәт, дускай, яшәү шушы инде ул, яшәү-ү-ү!
Аяксыз канәгать елмаеп өенә ашыкты.
Назгөл.
Краснокама районы,
Куян авылы.
Читайте нас: