– Кемнәрдә бар икән, белмисеңме?
– Бер дә белмим шул. Кәҗәләргә шалтыратып карале. Алар күп асрый сарыкны.
– Шалтыраттым. Сатлык юк диләр.
– Аларныкын каладан кайтып алып өлгергәннәр.
– Кемнәрдә булыр икән тагын? Мәчеләрдән сорап карасаң инде.
– Юк, балалардан артмый диләр.
– Кара син ә... Сасы көзәннәрдә дә була торганые.
– Үзебез дә куяннардан сатып алдык диләр.
– Һе... Крисләрдә юк инде. Әбәҗияннарда да юк. Кемдә булыр икән? Әвчәркәләр дә быел калдырмадылар. Бүреләрдә булырга тиеш.
– Шалтыраттым. Көлә, бүредә сарык торамыни, ашап бетердек ди.
– Икесенә бер көтү сарык ашаганнармы?
– (Көлеп) Ашаганнардыр. Бүре сарык ярата бит.
– Һи-и, чынлап сөйләшә дип торам. Көлеп сөйләшә икән әле.
– Юк, Хәмидә, валлаһи, чынлап сөйләшәм. Чыннан да, бәрән кирәк. Шашлык ясамакчы идек. Бүре әйткәч, сезгә шалтыраткан идем. Сарыкларда була инде сарык бәрәне ди.
– Һи, заразы. Бүре башы белән кешедән көлеп ята. Син дә көлеп шалтыратасыңдыр әле. Сарык дисәләр дә аңгыра түгел ич без. Сау бул, Поши малае.