Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 февраль 2018, 12:51

Әдәбиятебезнең асыл аксакалы

5 февраль – Башкортстанның халык шагыйре, РСФСРның М.Горький исемендәге, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына – 100 ел.Шушы уңайдан башкалада һәм республикада бик күп бәйрәм чаралары узачак.

Әйе, без быел, чын мәгънәсендә милләтебезнең данлыклы улын, әдәбиятыбыз каһарманын данлыйбыз! Талантлар төбәге Дүртөйленең уңдырышлы Миңеште туфрагында аунап үскән Наҗар Нәҗминең бер гасырлык гомер һәм иҗат юлын барлыйбыз. Әдәбиятыбыз аксакалы, танылган әдипнең кайсы гына әсәрен укысаң да, анда хисләр өермәсе, кичерешләр давылы бөтереп ала. Чөнки Наҗар Нәҗми – гашыйк ша-
гыйрь! Җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә гашыйк. Аның җырлары да, моңнары да, хыяллары да мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек яз турында. Аллаһы Тәгалә Наҗар Нәҗмигә шагыйрьлек талантыннан тыш, башка сәләтләрне дә мул биргән: ул талантлы драматург, дистәгә якын драма һәм комедия авторы, үзенә генә хас матур тавышлы шәп җырчы, өстәвенә үзәкләрне өзеп, күңелнең иң нечкә кылларына чиртә торган оста гармунчы!
Без аны халык арасында танылу алган популяр җырлар авторы буларак та югары бәялибез. Аеруча «Өфе юкәләре», “Мине юллар чакыра”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Кышкы романс”, “Таулар юлы” дигән җырлары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.
Без ышанабыз: Наҗар Нәҗми исемле бөек шагыйрен туган халкы беркайчан онытмас. Аның әдәби мирасы, аның саф көмештәй асыл иҗаты һичкайчан тутыкмас!
Фәридә Кудашева: ”50нче елларда Наҗар Нәҗми белән Заһир Исмәгыйлевның “Таулар юлы” дигән җырын радиодан җырладым. Аны халык бик яратты. Тиз арада таралып өлгерде. Соңрак Бәхтинең аккор-
деонына кушылып җырлавымны Мәскәү студиясеннән килеп язып алдылар. Әле дә радиодан шул язманы тапшыралар. Миңа Наҗар Нәҗминең әсәрләре якын, кадерле. Алар искиткеч ярсу кичерешле, тирән хисле, моңлы”
Рәдиф Гаташ: ”Үзен башкорт шагыйре, милләте белән дә башкорт санап, әмма туган теле татар теле икәнен хәтта Парижда – Эйфель башнясы өстеннән дә кычкырып әйтүче, горурланучы да ул булды. Ул – барысыннан да бигрәк татар халкының, татар теленең яклаучысы, тоталитар система кысып торган ләгънәтле елларда да курыкмыйча аңа ярдәмгә килгән батыр ир-узаман...”
Рим Хәсәнов: ”Наҗар Нәҗми әсәрләрен укыганда шигырь укыган кебек түгел, ә кем беләндер сөйләшкән кебек буласың. Аның бу табыйгыйлеккә ирешү өчен күпме хезмәт салуын күз алдына китерергә мөмкин. Наҗар Нәҗминең шигырьләре үзләре үк көй язуны сорап тора. Ничектер, аларны укыгач ук, җырлыйсы килеп китә”.
Роберт Миңнуллин: ”Наҗар Нәҗми башкорт әдәбиятының бәхете. Кадерен белгәннәргә кадерләрлек, бәясен белгәннәргә бәяләрлек шагыйрь. Аның кебек тирән хиссиятле, тирән фәлсәфәле асыл шагыйрьләр бөтен шигърияткә дә тәтеми. Тукайдагы шигъри усаллык, Бабичтагы үткенлек, Туфандагы гүзәл гамь, Хәкимдәге авыл гадилеге анда”.
Фәния Габидуллина: “Без – дүртөйлелеләр бәхетле халык. Безнең үз кояшыбыз бар. Ул кояш – Наҗар Нәҗми. … без Наҗар Нәҗми дигән кояшка багабыз – илаһи шигъриятенә, дөнья белән тиңләрлек иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Ул җылыта да, яктырта да, упкыннан да йолып ала, күңелләргә нур сала, яшәүгә өмет уята. Бу кадәр дә, берни белән үлчәнмәс көчкә ия булган Наҗар Нәҗми иҗатын Кояшка тиңләми тагын нәрсәгә тиңлисең!”
Марат Кәримов: “Наҗар Нәҗми. Менә ничә дистә еллар инде шушы исем шигырь сөючеләрне арбап килә. Әз вакыт түгел бу. Тоташ бер эпоха дияр идем мин. Миңа да аның йогынтысы әз булмады. Сугыштан соңгы елларда әдәбият пьедесталында шалтыравык шигырьләр хакимлек итә иде. Декларатив шигырьләрне үзенә эталон итеп алып, күпме танышлар озак еллар адашып йөрделәр.
Менә шундый атмосферада Башкортстанда Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми шигырьләре йончыткыч болытлар арасыннан күренеп калган кояш кебек була торган иде”.
Йөрәктән булса
Карашларың көн яктысы кебек,
Булмас кебек һичбер эңгерләр.
Көннәрнең дә төннәре шул була,
Гел яктыдан тормый гомерләр.
Аяз көндәй елмаюың миңа,
Кадерлерәк бөтен бүләктән,
Кешеләргә бер елмаю җитә,
Ул елмаю булса йөрәктән.
Юлларыңа гөлләр сибәм, дисең,
Гөлләрсез дә матур юллар бар.
Күктән йолдыз чүпләп бирәм, дисең,
Җирдән дә нур чүпләр куллар бар.
Гомеренең иң кадерле сүзен
Ир-егеткәй әйтсә, бер әйткән.
Кешеләргә бары бер сүз җитә,
Ул сүз булса чын йөрәктән.
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)—
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.
Шатлыкларга шатлык өстәлсә дә,
Бу дөньямның синсез ни яме?!
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)…
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим —
Синең белән күңел тулышкан.
Синең белән, туган җирең белән
Бер тамырдан, без бер сулыштан.
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим…
Синең белән күңел тулышкан.
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим —
Башка монда һава, су тәме.
Йөрәгеңә, буй-сыныңа күчкән
Җир-суыңның моңы, бар яме.
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим…
Бу дөньямның синсез ни яме?!
Кайтмадыгыз
туган илләргә
Сез кайларда ятасыз икән,
Нинди туфрак, нинди җирләрдә?
Кайтабыз дип киткән идегез дә бит,
Кайтмадыгыз туган илләргә.
Яу кырында туган илем өчен
Ир егеткә юкка авырга.
Йөрәкләрдә сезнең утлы кургаш
Күтәрүе әллә авырмы?
Яу кырлары күптән инде тынды (тыныч),
Шул кырларда мәңге калдыгыз.
Сез үлемсез, үлемегез белән
Җиңү булып балкый даныгыз.
Читайте нас: