Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 гыйнвар 2018, 12:08

Илһам нуры – Анфиса

Бар булмышын сәнгатькә хезмәт итүгә багышлаган шәхес тамашачыга киң билгеле була.

Шундый шәхесләрнең берсе — Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов. Талантлы артистның Мәскәүнең “Сатирикон” театрында тамашачы сөюен яулавы, Константин Станиславский, Александра Яблочкина һәм Салават Юлаев исемендәге премияләр лауреаты булуы күп нәрсә хакында сөйли. Олег Закир улының югары дәрәҗәләргә ирешү сере – тормыш иптәше, якташыбыз Анфиса Ханованың илһамландыру көчендәдер ул. Урыслар әйтмешли, “иҗатчының Музасы” да, бик сәләтле артистка һәм чибәрлеге күзгә ташланып торган ханым да, ышанычлы, тугры иптәш, тырыш хуҗабикә, акыллы килен, ана һәм каенана, зур әни дә ул – Анфиса Муллаян кызы. Үзе ул: “Бар сыйфатлар да гаиләдә тәрбияләнә. Ә башлангычы аның балачакта”, ди.

Коммунистлар партиясе кушуы буенча белгечләрне эшкә юнәлткән вакыт. Муллаян Хафизов гаиләсе белән Балтач районына күченеп килә. Ул милиция бүлеге начальнигы вазифасында уңышлы эшли. Тәртип сагындагы гадел җитәкчене эшендә хөрмәтлиләр. Җаваплы вазифаны башкарганда, вакыт белән исәпләшми, көнен-төнен эшенә багышлый. Шуңа да тормыш иптәше Хәсибә Галимәрдан кызына дөнья көтү мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә алырга туры килә. Кызлары мәктәптә укыйлар, әкренләп кул арасына керә башлыйлар. Анфиса Иске Балтач авылында дөньяга килә. Берсеннән-берсе кечерәк дүрт кыз һәрчак әти-әниләренең горурлыгы һәм өмете була.

Муллаян Хафиз улы, погонлы кеше буларак, боерыкка буйсынырга тиешлеге көн кебек ачык. Бераздан гаилә башлыгын Аскын районына эшкә юнәлтәләр. Лаеклы ялга туктагач Караидел районы Байкибаш авылында туып- үскән Хәсибә һәм Муллаян Хафизовлар Аскында төпләнеп, калуны хуп күрәләр. Анфиса Уфа сәнгать институтының актёр һәм режиссёр факультетына укырга керә. Мәскәүдән килеп укыткан Вера Сундукова, ГИТИСны тәмамлаган якташыбыз Фәрдүнә Касыймова һәм Гөлли Мөбәрәкова, янә Габдулла Гыйләҗев, Рафаэль Әюпов кебек остазлар яшь артистларга эш нечкәлекләрен өйрәтә. Гел эзләнү юлындагы студентлардан күп рухи, физик көч таләп ителә. Иртәдән кичкә кадәр студентлар җыр, бию, сәнгатьле сөйләм, фехтование кебек юнәлеш буенча дәресләр ала. Һәрчак бергә булганга Анфиса курсташларын гаилә әгъзаларыдай кабул итә башлый. Әмма моның белән булдыклы егетләрнең ризалашасы килми. Зәңгәр күзле, сары чәчле, нәфис гәүдәле егетләрне һәрчак тиешле ераклыкта тоткан мөлаем сылуга җан атып торучылар бихисап. Көчле зат вәкилләре үз хисләрен аңа чишәргә ашыга. Анфиса югары курста укыганда иң ышанычлысына – Олегка игътибарын юнәлтә. Яшь белгечләрне Башкорт академия драма театрына эшкә чакыралар. Курсташы Суфия Корбангалиева хезмәттәшкә әйләнә, Айсылу Камалетдинова телевидениедә үзен сыный, соңрак Казан театрында эшли. Гомумән, һәркайсы сәнгатьтәге сынаулы юлында ныклы адымнар ясый. Бераздан Олег белән Анфиса өйләнешәләр. Хановлар яшь киленне ихлас кабул итә. Гомер буе Сибай театрында эшләгән Шәмсинур Мырзабай кызы һәм Закир Хан улы ир белән хатын уртак уйда яшәгәндә бәхетле булганын үз үрнәгендә дәлилләгән пар. Ике балаларында да сәнгатькә сөю тәрбияләгәннәр. Кызлары Закирә Сибайда сәнгать мәктәбендә укыта. Уллары Олег балачактан сәхнәгә мөкиббән. Анфисаны үзенә фикердәш итеп сайлавын әти-әнисе шатланып кабул итә. Яшь гаиләгә ямь өстәп уллары Владислав дөньяга килә...

Тылсым иле – сәхнәдә кабатланмас үзенчәлек өстәп уйнаган артистлар тамашачы күңеленә кыска юл таба. Антон Чеховның “Иванов” пьесасында төп рольләрнең берсе – Саша образын ача сәләтле актриса. Әнгам Атнабайның „Игезәкләр” комедиясендә яшь кыз Раушаниянең самимилеге Анфиса Хафизова-Ханова күңеленә үтә якын. Дистә еллар эчендә үз иткән образлары шактый була. Комедиядә һәм трагедиядә отышлы алымнар таба алган артистлар күп түгел, ә Анфиса Муллаян кызы шундый осталыкка ия.

Элек ерак юллар, озын гастрольләр үтәргә туры килә иде. Районнар буйлап берәр айлап тамаша күрсәтү ансат түгел. Күп артист җәлеп ителгән спектакльләр белән юлга чыкканда район үзәгендә яшәп, көн саен бу төбәк авылларына барып чыгыш ясыйлар. Уйнаучылар саны азрак булганда һәр авылда фатирларда тукталу гадәткә керә. Спектакльне колхоз җитәкчелеге, берәр оешма сатып алу гамәлдә була. Әлбәттә, кем түли, шуның шарты үтәлергә тиеш. Савучылар эштән кайтып, шәхси хуҗалыкта сыерларын савып, эшләрен төгәлләгәч халык рухи азык алырга — клубка агыла. Авылның яшәү ритмына буйсынып, спектакльләрне төнлә, 24 сәгатьтә башлаулары да сәер тоелмый. Заллар тулы, энә төртер урын да юк. Олысы, кечесе бергә. Яшь аналар бала имезеп тамаша кыла. Бала-чагаларның арып киткәннәре сәхнә алдына ятып йокыга тала. Ул кичерешләрне искә алып Анфиса Муллаян кызы:

“Без шул авыл кешесенә әйләнә идек хәтта. Менә олырак, бераз кәефләнеп алган ирләр залда тыныч кына утыра алмый. Урыннарыннан сикереп торып: “Әйе, дөрес, сеңелем, шулай кирәк. Җебемә, кундыр аңа, вәт маладис”, дип спектакльгә ялкын өстәүләре бераз сәерсетә иде. Шул ук мизгелдә тамашачы хатын-кыз ул кызмача ирләрне тиргәп үз урыннарына утырталар,— дип үткәннәрне бәян итә.

– Фатирга кергән хуҗаларны түләүсез спектакльгә кертү гамәлдә. Кайтышлый алар көтеп торса уңайлы, ә алар ашыкса, ят авылда артистларның адашып йөргән чакларын Анфиса Ханова бүген кызыклы маҗарадай хәтеренә төшерә. “Фатир шушы очта, беләм. Өй алдында бозаулар ята иде. Кайда булдылар икән, кайсы өй соң?”—дип аптырап калулары инде мәрәкә кебек. Спектакль беткәнен көтеп бозаулар бер урында ятмасы билгеле... Балтач районының Нөркә авылында төнге спектакльдән соң колхозның “Кызыл почмак” бүлмәсендә агитация плакатлары, лозунглар янында кунарга туры килә аларга. Гомумән, Балтач районына гастрольгә килгәндә Хановлар Усман авылында, Анфисаның әнисенең бертуган сеңелесе Тәнзилә Суфиянова гаиләсендә туктала. Ул чакта колхозчыларның күңелен күтәрү, аларга тырышып эшләргә этәргеч бирү өчен җитәкчеләр театр артистларын җәлеп итә. Ә район чигенә кадәр артистларны делегация озата бару, икенчеләре икмәк-тоз белән җырлап каршы алуы – үткән чор бизәге. Урта Азия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстанда үткән гастрольләргә Хановлар улларын алып бара. Ул тарафта төпләнеп калган якташларның туганнарыдай каршы алулары. Анфиса Муллаян кызы күңелендә тәэссоратлар бер якты хатирә йомгагыдай саклана. Образлар, дәррәү алкышлар...


“Без шул авыл кешесенә әйләнә идек хәтта. Менә олырак, бераз кәефләнеп алган ирләр залда тыныч кына утыра алмый. Урыннарыннан сикереп торып: “Әйе, дөрес, сеңелем, шулай кирәк. Җебемә, кундыр аңа, вәт маладис”, дип спектакльгә ялкын өстәүләре бераз сәерсетә иде. Шул ук мизгелдә тамашачы хатын-кыз ул кызмача ирләрне тиргәп үз урыннарына утырталар...”


Башкорт академия драма театрында барган Флорид Бүләковның “Бибинур, аһ, Бибинур” спектакле Русия Федерациясенең Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә. Мәскәүдән 8 жюри әгъзасы килә. Алар арасында – режиссёр Марк Захаров, артист Михаил Ульянов. Комиссия тамашаны карап бәһалый. Премиягә лаек булалар. Захаров Олег Хановка Мәскәүнең “Ленком” театрында эшләргә тәкъдим ясый. Башкалага юллану уйландыра. Икеләнгән чакта Константин Райкин аны “Сатирикон” театрында эшләргә чакыра. Эзләнүчән шәхес тәвәккәлләп Мәскәүгә юллана. Энә артыннан җебе дигәндәй, Анфиса Муллаян кызы ике дә уйламый гадәтләнгән урыннан иптәше янына бара. Мәскәүдә театр эшлеклеләре союзында милли театрлар бүлегендә уңышлы эшли. Театр фатир чыгымнарын үз өстенә ала. Режиссёр Рифкатъ Исрафилов Мәскәүгә килгәч элек бергә эшләгән дусларында туктала. Олег Хановны үзе эшләгән

М. Горький исемендәге Ырынбур рус драма театрына күчәргә үгетли. Гаилә анда урнашкач, Анфиса Ханова сәнгать институтында театр факультетында укыта. Рифкатъ Вәкил улы сүзендә торуы белән билгеле. Ул гаилә өчен бар шартлар да тудыра. Зур һәм мәгънәле әсәрләрне тамашачы хөкеменә чыгаручы режиссёр Хановка үзәк роль тәкъдим итеп “Ричард III” трагедиясен сәхнәгә куя. Тулы заллар, дәррәү алкышлар. Артист сәләтен югары бәһалыйлар. Үзәк рольләрне башкарган Олег Закир улына Салават драма театрында режиссёр вазифасын тәкъдим итәләр. Иҗатчы өчен моның яңа мөмкинлекләр ачуы билгеле. Бердәнбер уллары Владислав гаилә корган, оныклары туа. Аларга якынрак булу ниятеннән Башкортстанга кайталар. Өч елдан Олег Закир улын Башкорт академия драма театрына художество җитәкче сыйфатында эшләргә чакыралар. Актёр һәм режиссёр әле дә иҗат дулкынында, Иҗат аңа сулар һава кебек кирәк.

Хановлар үз гаилә тормышларын да матур итеп корганнар. Уллары Владислав медицина фәннәре докторы. Киленнәре Татьяна Роберт кызы финанс белгече. Оныклары Вадим 5нче сыйныфта укый. Кечкенә Алсуга нибары 3 яшь. Хәзер зур әни һәм зур әти аларга өмет баглыйлар. Нинди юлны сайласалар да тик якты ният белән гомер итсеннәр дигән теләктә Хановлар. Иң элек шул уйны үзләренә дә әти-әниләре аңлатып үстергән бит.


Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.

Балтач районы.

Анфиса һәм Олег Хановлар.

Фото –гаилә архивыннан.
Читайте нас: