Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 гыйнвар 2018, 13:33

Төрлесеннән

Хатын кыяр тозлый, мин хәлдән килгәнчә аңа ярдәм итәм. Шул арада рецепт белән дә кызыксынам. Хатын миңа бер кәгазь суза. Укыйм: “Тоз, шикәр, тәмләткечләр...” – әһә! Менә ни өчен иртән баш авыртканда кыяр суы миңа ярдәм итә икән! Рецепт ахырында: “2 төймә аспирин һәм бер кашык спирт”, – дип язылган.

* * *
Иртәгә сәгать 8дән 12 сәгатькә кадәр өмә үткәрелә. Өмәдә катнашырга теләк белдергәннәрнең барысына да килү мәҗбүри. Өмәдә катнашырга теләмәүче-
ләрнең барысы да бу хакта бүлек җитәкчесенә хәбәр итәргә һәм ни өчен теләмәүләрен раслаган документ китерергә тиеш. Теләмәүчеләрнең исемлеге администрациягә җиткереләчәк һәм аларга моның өчен берни дә булмаячак. Ни булмаячагын администрация соңрак хәл итә.
Минем үземә озакламый 82 яшь тула. Ходайдан тагын әллә ни озын гомерләр сорамыйм. Кызымның 106 яшькә, улымның 96 яшенә җиткәнен күрә алсам, шул җиткән.
Читайте нас: