– Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
– Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
– Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
– Булды дигәндә койрыгын борды.
– Бушлай сыер гына мышнай.
– Исән булмасам, әллә син врачмы?
– Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.
– Кайдырмый тау астыннан.
– Каян белим, кулын куеп китмәгән.
– Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.
– Кемән улы Кемәнетдин малае.
– Мәгънәсе – капка баганасы.
– Пешкән шалкан чи булган.
– Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы акчалата.
– Чәй белән кытай битен юа, ди.
– Сине күргәч, бетте хәл.
– Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.
– Хәл йөзгә җитә, кул тезгә җитә.
– Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр?
– Шөкер дигән көн бар, бер салмалык он бар.
– Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.