Хатын-кыз бәхете нәрсәдә? Аны нинди үлчәүләргә салып үлчиләр дә, нинди берәмлекләр, билгеләр белән бәһалыйлар? Кайчан хатын-кыз тулы канәгатьлек белән: “Мин бәхетле!” — дип кычкырып әйт? Ай-һай, әйтә микән?!
Көзге алдында бөтерелгән бәләкәй генә кызчыкны хәтерлисеңме? Әнисе аңа кибеттән матур күлмәк алып кайткан. Әни кеше барлы-юклы акчасын җыеп, кызы турында кайгырта алуына шат. Кызының канәгать булып рәхмәт әйтүен көтә. Ә кызчык тегеләй әйләнә, болай әйләнә, күлмәкнең әле бер урынын, әле икенче урынын тарта, тегеннән сыйпый, моннан сыйпый, аннары борынын җыерып: “Миңа бу күлмәк килешми. Аның модасы чыккан. Мондый күлмәкне быел кимиләр, әни!” — ди...
Кияүгә чыгарга вакытың җитешкән җиләк кебек чагыңны хәтерлә! Дус кызларың бер-бер артлы гаилә кора, ә син чибәрлегеңә тиң егетне сайлый алмый интегәсең. Төскә ярыйсы булса — байлыгы җитми, акчасы булса — әти-әнисе ошамый... Күңел тартканы бөтенләй төпкел авылда яши. Кияүле булам, дип, авыл бичәсенә әйләнмәссең бит инде... Бар яктан да яраганын табулары!!! Ай-һай авыр...
Отышлы гына туры килеп, тормыш кордың, бала таптың. Бар да кешечә кебек: йортың, ирең, эшең бар. Һаман нидер җитми! “Күршеләр машина яңарткан!”, “Рәгыйдәнең газ плитәсе шырпы сызмый да кабына торган!”, “Лидалар чит илгә ял итәргә барган!”, “Теге юбилейда бөтен хатыннарның да кичке күлмәге озын фасоннан, минеке генә кыска иде!”, “Инде минем яшьтә көмеш кимиләр, балдак-алкаларымны алтынга алыштырырга вакыт!”, “Денис өй түбәсен күптән черепицадан япты! Син нәрсә карап йөрисеңдер шунда!”, “Кемгә чыгып әрәм булдым! Булмады кешечә яшәп! Кадеремне белмәдең!” — кебек битәрләүләрдән бизгән ирең синең матурлыгыңны күптән күрмәс булган.
Сиңа һаман нидер җитми. Сораган әйберләр дә алынып тора. Дөньяң да җитеш кебек. Олыгаеп, язмышына күнгән ирең дә һәр сүзеңне үти, бер каршылык күрсәтми кебек. Ә сиңа аның игътибары, назы, матур сүзләре җитми. Күрсен иде ул синең бизәнгәнеңне, яңа күлмәк кигәнеңне, ябыкканыңны, матур басып торганыңны, тагын әллә нишләгәннәреңне... күзләреңә тутырып бер карасын иде...
Яшең кырыкка җитеп, шәп итеп узып китә. Гомернең уртасын узган кебек буласың. Куркып каласың: син чын-чынлап бәхетле булдыңмы соң бу тормышта? Бармы синең хатын-кыз бәхетең? Бала тудыру йортында үзәкләреңә үткән газапларың артта калып, көтеп алган сабыеңны кулыңа тоттыргач, аңа күкрәгеңне каптыргач, бик бәхетле кебек идең... Тик ул мизгел шулкадәр дә кыска булган, шулкадәр тиз узган! Баланың беренче көннән үк елый башлаулары, йокысыз төннәр, өзлегүләрең генә истә калган кебек. Тагын кайчан бәхетле булуыңны тойдың соң? Бер тапкыр да сорамыйча, теңкәсенә тигәнне көтми генә ирең сиңа чәшке тун алып кайткан көннеме? Гаҗәпләнүең, кайдан акча тапкан икән, дип уйлавың, сорарга куркуың исеңдә калган. Киеп кенә караганда бәхетле идең микән? Әллә иреңнең бу адымының сюрприз икәнен белү, үз иницативасы белән сиңа затлы бүләк алуы күңелеңне җылытып, бәхеткә охшаган хис тудырган идеме? Тунын ошатмаган идең ошатуын. Эчеңнән генә: “Их! Нигә миңа әйтми алган икән? Сайлый белмәгән башы белән...” — дип уйлаган идең. Канәгать була белмәгән кеше бәхетле дә була алмый микәнни?
Хатын-кызга гына түгел, замана ирләренә дә җитмәгән нәрсәләр күптер шул. Машинасы, яхшы мылтыгы, йорты, кесәсендә һәм банктагы исәбендә акчасы булганнарына гади генә хисләр җитешмидер: мәхәббәт, игътибар, кадерләү турында уйлана башлыйлардыр, туган җирләрен сагынып хыялый булалардыр... Шул гади хисләрне ирләр һәм хатыннар бер-берсенә бүләк итәргә онытып, бары көтәргә, читтән өмет итәргә, үзләрен кызганырга өйрәнеп бәхетсез яшиләрдер... Аяныч бит: гомер уза, туктап, синең тормыш хакыйкатьләрен, яшәү мәгънәләрен аңлавыңны көтеп тормый.
Синең шушы мәшәкатьләреңне, эзләнүләреңне, бәхетле булырга теләп газаплануларыңны, канәгатьсезлекләреңне яшәүдән өметен өзгән, тормышның чигенә чыгарып ташланган бер фәкыйрь, яисә урын өстендә ятып үлемен көтәргә дучар булган авыру, яисә вакытыннан алда якты дөнья белән хушлашкан әрвах читтән генә карап күзәтеп торсалар иде. “Көн саен таңнарны өмет белән каршы алу, якыннарыңа кирәк булу, һәр буыныңның, һәр әгъзаңның исән-сау, тәнеңнең сәламәтлек бөркүен сизү, кояш нурына чагылган күзләреңне кысу, бөтен күкрәгең белән рәхәтләнеп сулыш алу үзе — бер үлчәүләргә дә салып үлчәп булмаслык зур бәхет бит!!!” — диярләр иде алар, мөгаен. Аларның күзлегеннән караганда синең мәшәкатьләрең шундый вак, шундый мәгънәсез, хәтта тозсыз булып күренер иде. Аларның уйларын белсәң, сиңа бик нык оят булыр иде кебек... Булыр иде микән?
Нәфес, дигәнең — азгын бит ул, аны авызлыклаулары бик читен. Бәхетне күрергә дә, тоярга да комачаулый торган елан ул. Их, аның коткысына каршы торалсаң икән дә, иске газ плитәсендә сөйгәнеңә ашарга пешереп тә бәхетле булалсаң икән...