

Исем өчен генә түгел. “Нур” театры сәхнәләрендә, китапханәләрдә, Уфаның затлы шифаханәләре залларында дусларны, укучыларыбызны җыеп, зур тамаша итеп үткәрдек. Шул чакларны хәтергә төшереп, дәртле дә, дәрманлы да булганбыз икән дип, үзебезгә үзебез сокланып куябыз хәтта.
Ә Бүздәк районының Түреш авылындагы, Дүртөйле районының Бокал күле буендагы “Өмет” сабантуйларын онытырлыкмы соң! Чакырып, көтеп торалар иде безне. Утыз яшебезне дә, ковид аркасында кичектерергә туры килсә дә, Дүртөйле үзәк китапханәсендә укучыларыбыз белән очрашу рәвешендә үткәрдек. Безгә шундый олы хөрмәт күрсәткәннәре өчен дусларыбызга зур рәхмәтле без.
Инде менә “Өмет”кә – 35 яшь. Бер карасаң, юбилей түгел дә кебек. Әмма “Өмет” тарихында бер генә тапкыр килә торган яшь. Башкача кабатланмаячак. Нәкъ без эшләгән, без иҗат ялкынында дөрләгән чор булуы белән дә кадерле ул.
Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы рәвештә барлыкка килми. “Өмет” гәзитенең тууы да табигый иде. Шау-шулы, мәхшәрле
90нчы елларның җимеше ул. CCCР таркалып, Русия Федерациясенең дәүләт корылышы формалашкан чорлар. Вакыйгалар айлап түгел, көнләп, сәгатьләп үзгәрә. Халык дөрес мәгълүматка, шул вакыйгаларның асылын аңлаткан, аларга дөрес бәя биргән язмаларга сусаган мәл. “Өмет” әнә шул рухи, сәяси ихтыяҗларга җавап бирерлек басмага әверелә. Шул көрәш дулкынында “Өмет” чыныга, халык ихтирамын яулый, тиражы елдан-ел үсә. Шул күтәрелеш чорында, моннан 25 ел элек, Марат Муллакаев һәм Фаил Фәтхетдиновтан соң, “Өмет” дилбегәсен миңа ышанап тапшырдылар.
Бу – 1990-2010 еллар – журналистиканың алтын чоры иде. “Өмет”нең укучылары артуын дәвам итте, республикада иң зур тиражлы басмага әверелде ул. Халык белән гәзит арасында ныклы ышанычлы бәйләнеш барлыкка килде. Редакциягә көн саен килгән бихисап хатлар дәлилли иде моны. Аларда – укучыларыбызның йөрәк тибеше, аһ-зарлары, шатлык-куанычлары иде. Кыю да булганбыз. Халык ышанычы үткен каләмле булырга көч биргәндер безгә. Ташка басылган сүзнең көче зур иде, журналистларыбызны шул рухландырды. Укучыларыбызның бик күп мәсьәләләрен хәл итәргә булышты “Өмет”. Безгә ышандылар, безне көттеләр. Командировкалардан шундый мөнәсәбәтне тоеп кайттык. Очрашулар күбрәк булсын дип, үзебез дә төрле акцияләр, проектлар уйлап таптык. Мәсәлән, “Моңнар кайтсын авылга” акциябез кысаларында дистәләгән район авылларында сәнгать йолдызлары катнашлыгында әдәби-музыкаль кичәләр оештырдык. Шөкер, бу акциябез әле дә яши. Көткән укучыларыбыз гына булсын, без андый очрашуларга һәрчак әзер. “Авылым чишмәләре”, “Татар табыны” проектлары да берничә районда зур колач белән үтте.
Тиражыбыз зур булгангамы, ә бәлки үзебез ихлас, гади булгангадыр, почта бүлекчәләре безнең белән нык аралашып эшләде. Җыелышлары, бәйрәмнәре “Өмет” журналистларыннан башка үтми иде дисәм, арттыру булмас. Подписканы яхшы оештырган почтальоннарны “Нур” театрына спектакльләргә, Ботаник бакчага экскурсия ясарга чакырулар да матур йолага әверелгән иде. Укучыларыбыз белән мондый тыгыз аралашулар “Өмет”кә озак еллар дәвамында республикада иң зур тиражлы басма булып калырга ярдәм иткәндер.
Әлбәттә, безнең өчен иң мөһиме гәзитнең эчтәлеге, бизәлеше булды. Яшьләр гәзите дип аталса да, чынында “Өмет” – гаилә басмасы. Кечесе дә, урта яшьтәгесе дә, өлкәне дә үзенә рухи азык тапсын дип, киңкырлы итеп нәшер итәбез аны. “Сихәт”, “Өмет – язмыш”, “Сезнең өчен” кушымталары, “Чаткылар”, “Динебез – ислам”, “Батырлар дәвере”, “Әстәгъфирулла”, “Йолдызлар тормышыннан”, “Иҗат”, “Шәхесләр”, “Ни өчен шулай?”, “Сорау-җавап” һәм башка махсус битләр, рубрикалар шушы таләпләргә җавап бирә.
Республика, ил тормышын колачлауда “Өмет” иҗтимагый-сәяси басмалардан һич калышмый. Ил Президентын, Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампанияләрендә турыдан-туры катнашабыз. Бу – “Өмет”кә дәүләт ышанычы зур булуын күрсәтүче дәлил. Катлаулы хәл-вакыйгаларны һәркем аңларлык тел белән, гади итеп язуыгыз ошый, диләр безгә. Әйе, гадилек, бер үк вакытта тирән мәгънә –“Өмет”кә хас әйбер. Журналистларыбызның тел, рухи байлыгының чагылышы ул. Шөкер, журналистлардан “Өмет” һәрчак уңды. Баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Гаянова, җаваплы сәркатип Рөстәм Хәнәфин, журналистлар Гөлара Арсланова, Резеда Кадикова, Алсу Гәрәева, Эльвира Әсәдуллина, Рәдиф Фаткуллин, корректор Дилә Халикова, верстка буенча инженер Халисә Хәйретдинова, компьютерда җыю операторы Рәсимә Абдуллина “Өмет” тә 30 елга якын һәм аннан да озаграк эшлиләр. Яшьрәк буын каләмдәшләребезгә килгәндә, Эльмира Ибраһимова, Язгөл Сафина, Әлфия Шакирҗанова, Ләйсән Каспранова, Гөлназ Шаһиева, верстка инженеры Ләйсән Ильясоваларның да редакциядә хезмәт стажлары ике дистә елга җитә. Журналист Рәүф Идрисовның редакциягә эшкә килүе дә гәзитебез өчен табыш булды.
Коллективыбыз үз казанында гына кайнап яшәми. Шушы 35 ел эчендә бик күп бәйгеләрдә, конкурсларда катнашып, үзебезне таныттык, җиңүләр яуладык. Шуларның иң саллысы – Русия Федерациясендә татар телендә нәшер ителүче иң яхшы басма дигән бәягә ия булуыбыз!
Замана үзгәрә, аның белән бергә таләпләр, шартлар да үзгәрә. Әле кайчан гына ике кулыбызга бер гәзит чыгару эше булса, бүген иңебезгә сайт, социаль челтәрләр алып бару йөге өстәлде. В Контакте төркемебездә 140 меңнән артык подписчигыбыз бар. Бу юнәлештә үсәбез, ныгынабыз. Чөнки яшьләребез башы белән гаджетлар дөньясына чумган, хәтта әби-бабайларыбыз телефонда утыра.
Шундый шартларда басма матбугатны саклап калу авырлашканнан-авырлаша. Язмамда “Өмет”нең гөрләп эшләгән, матбугатның “алтын” дәверен күбрәк тасвирлавым, “иде” дигән сүзне ешрак куллануым очраклы түгел. Бүген ул чаклардагы кебек мактана алмыйбыз. Һаман иң зур тиражлы басма булып калсак та, эшчәнлегебезгә аяк чалган, каршылыклар корган төрле киртәләр безнең сафларны да сирәгәйтте. “Өмет” бүген 5000 данә тираж белән чыга. Интернет, социаль челтәрләр генә гаепле түгел моңа. Почта системасының бөлгенлеккә төшүе безнең өчен бомба шартлауга тиң булды. Тоташ авыллар, биләмәләр, хәтта район үзәгендәге бистәләр почтальонсыз торып калды. Нәтиҗәдә, укучыларыбыз язылып та, “Өмет”не алалмый башлады. Ул кайдадыр ята, югала, соңлап килә. Укучыларыбыз чаң кага, без чаң кагабыз. Хөкүмәттә дә ишеттеләр аны. Тик чара күрү сузыла. Ә укучыларыбыз китә. Почта эше җайга салынса яисә Башкортстанда гәзит таратуның альтернатив ысулы барлыкка килсә, бездән китәргә мәҗбүр булган элекке әбүнәчеләребезнең күбесе кабат “Өмет”кә язылырга әзер. Бу хакта алар кат-кат шалтыратып белдерәләр.
Без дә яхшылыкка, мәсьәләнең тизрәк уңай хәл ителүенә өметләнәбез. Без бит – “Өмет”челәр. Ә “Өмет” – ул яшәү уты. Өмете сүнгәннең яшәү мәгънәсе дә югала. Ә безнең йөрәкләрдә ул ут – яшәү уты, ышаныч уты, өмет уты бар әле. Укучыларыбыз, халкыбыз йөрәгендә дә сүнмәсен иде ул ут – өмет уты. “Өмет”нең 50 яшен дә билгеләргә өмет итик, дуслар! Өметсез булмыйк.
Рәдис НОГМАНОВ,
“Өмет”нең баш мөхәррире,
Русия Федерациясенең атказанган журналисты.