

Гыйрак нефть министрлыгы белгечләре делегациясе эшлекле һәм белем бирү визиты кысаларында Уфа дәүләт нефть техник университетында булды.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, очрашуның төп максаты-халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм нефть-газ тармагында алдынгы тәҗрибә уртаклашу.
Гыйрак нефть министрлыгы вәкилләре УГНТУның өстәмә һөнәри белем бирү институтында әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләделәр, углеводородлар чыгару һәм эшкәртүдә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен Русия һәм Гыйрак нефтьчеләре арасында тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Тышкы икътисади элемтәләр һәм Башкортстан Республикасы конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Гыйрак белән хезмәттәшлектә шактый перспективалар күрүен белдерде. Ул ассызыклаганча, Башкортстан Гыйрак партнерларына белем бирү хезмәтләре генә түгел, машина төзелеше продукциясе, азык-төлек һәм инжиниринг чишелешләре дә тәкъдим итә ала. Аның сүзләренчә, төбәк белән Гыйрак арасындагы хезмәттәшлек күләмнәрдә дә, юнәлешләр спектрында да киңәячәк.