Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексында гомум бәясе 103 млрд. сум булган 74 өстенлекле инвестиция проекты актив гамәлгә ашырыла.
– 2024 елда инвестицион комитет утырышларында Республика Башлыгы Радий Хәбировның АПКда 13 яңа инвестпроекты каралды,-диде БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Алар буенча инвестицияләр күләме якынча 9 млрд. сум тәшкил итә, бу проектлар буенча 624 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Нәкъ менә гамәлгә ашырылган эре инвестпроектлар республикада сөт терлекчелеген үстерүдә мөһим факторга әверелгән. 2024 елда гына да сөт-товар комплексларын төзү һәм модернизацияләү буенча өч инвестиция проекты гамәлгә ашырылган, алар товар секторында сөт җитештерүне киләчәктә дә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. 2018 елдан барлыгы 21 сөт индустриаль фермасы проект куәтенә чыккан, бүгенге көндә алар товарлыклы сөтнең 42 процентын җитештерә.