Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь , 14:15

Субсидия биреләчәк

Республикада нәселле мөгезле эре яшь терлекләр сатып алган өчен тапшырыла.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортостан Республикасында нәселле мөгезле эре терлек сатып алган өчен төбәк бюджетыннан субсидия алуга гаризаларны чираттагы сайлап алу башланды. Гаризалар 18-28 ноябрьдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106.

– Терлекләрнең баш санын яңарту-республикада ит һәм сөт терлекчелеген үстерүдә мөһим фактор,-ди БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Шунысы мөһим, төбәк аграрийлары темпларны киметмиләр, сөт һәм ит юнәлешендәге нәселле яшь терлекләрне актив сатып алалар. 2024 елда Башкортстанның авыл хуҗалыгы оешмалары 2,8 мең баш нәселле сөтле һәм 162 баш итле терлекләре сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, быел нәсел эшенә ярдәм итүнең барлык юнәлешләре буенча, федераль һәм төбәк программалары буенча, 340 млн сумнан артык акча лимиты каралган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: