Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь , 18:45

Төзелеш тармагы буенча фикер алышканнар

Андрей Назаров Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясе утырышында катнашкан.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров Башкортстан Республикасы Төзүчеләр ассоциациясе утырышында чыгыш ясаган. Киңәшмәнең төп темасы төзелеш тармагындагы агымдагы вәзгыять турында фикер алышу, төзелеш компанияләре эшчәнлегенә анализ булган.

Ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгару, төп ставканы арттыру, кыйммәтле кредитлар һәм кадрлар кытлыгы күчемсез милек базарына сизелерлек йогынты ясаган, йорт салучыларның гадәти эш ритмын бозган.

– Узган 9 айда республикада якынча 2,3 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән 426 мең кв.метр – күпфатирлы йортлар, 1,8 млн. кв. метр – шәхси торак төзелеше объектлары. Торак төзелеше темпы бераз кимегән, - дип билгеләп үткән Андрей Назаров.

Шулай ук ипотека кредитлары бирү күләме дә кимегән. Базарның сизелерлек акрынаюы өченче кварталда булган. 9 айда 141 млрд. сумнан артык күләмдә 45,6 мең кредит бирелгән.

Әмма базар шартларында бирелгән ипотека кредитлары өлеше үсүен дәвам итә. Нәтиҗәдә "торак" кредитлары буенча уртача процент ставкасы арта.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: