Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь , 18:00

Хөкүмәт утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

 Башкортстанда 134 мең гектар файдаланылмый торган сөрүлек җирләре авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

БР Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләләре каралды.

Республика буенча гомум җир фонды 14 млн гектардан артык тәшкил итә, аның яртысыннан артыгы – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр. Промышленность үсү һәм эре торак пунктлар киңәю белән бу җирләрнең кимүе күзәтелә. Шуңа күрә җирдән максатчан файдалану өстенлекле бурыч булып кала.

– Росреестр, Россельхознадзор һәм муниципаль җир контроле вәкилләре үткәргән күчмә чаралар барышында еш кына җирләрдән максатчан файдаланмау очраклары ачыклана. Аларда рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмалар чыгару карьерлары ясала, чүп үләннәре үсү очраклары ачыклана. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә гамәлдәге законнарны камилләштерү буенча эш алып барыла.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итү һәм мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Узган елда аның кысаларында карта-схема әзерләү юлы белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең чикләрен билгеләү эшләре төгәлләнде. Нәтиҗәдә 209 мең гектар күләмендә элек файдаланылмый торган сөрүлек мәйданнары ачыкланды, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров һәм аларны хуҗалык әйләнешенә кертүнең барышы турында хәбәр итүне сорады.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: