Русия Федерациясендә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш быел да 1 октябрьдә башланды. Бу көннән алып ил буенча хәрби комиссариатлар һәм медицина комиссияләренең чакыру пунктлары эшли башлый. Быел көз хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен нинди үзгәрешләр көтелә? Хәрбиләр санын арттыру карары да төрле имеш-мимешләр тудыра. Кичектерүгә кемнәр хокуклы? Бу язмада шушы сорауларга кагылышлы аңлатмалар белән таныштырабыз.
Кем армиягә алыначак?
2024-нче елда хәрби хезмәткә чакыру яшенә кагылышлы яңа кагыйдәләр кулланыла башлады: ул 27 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрелде. Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварында көченә керде, шуңа күрә язгы чакырылыш бу үзгәрешләрне исәпкә алып башкарылды. Яңа кагыйдәләр запаска күчерелгәннәргә тәэсир итмәячәк. 2023 елга кадәр хәрби хезмәткә чакырылучыларның яшь чикләре 27 яшь иде. Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов 2023 ел ахырына 27 яшь тулган гражданнар иске кагыйдәләр буенча запаска күчерелергә тиешлеген аңлатты. Ягъни хәрби хезмәтнең яше артуга карамастан, алар хезмәт итмәячәкләр. Ләкин 2024-нче елда 27 яшен тутырганнар хәрби хезмәткә алыначак. Моннан тыш, быел чакыру алмасалар, киләсе елда чакырылырга мөмкиннәр. Кыскасы, алар запаска 30 яшьтә генә кертеләчәк.
Повестка ничек тапшырылачак?
2023 елда гамәлгә кергән законга ярашлы ул өч ысул белән тапшы-рылачак: шәхсән, заказлы хат аша һәм электрон рәвештә. Әлегә кадәр повестканы хәрби комиссариат вәкилләре имза куйдырып, шәхсән хезмәткә чакырылырга тиешле егеткә тапшырырга тиеш иде. Хәзер аны почта хезмәте аша заказлы хат аша да җибәрәчәкләр. Шул ук повестка “Дәүләт хезмәтләре” аша электрон рәвештә дә озатылачак. Электрон рәвештә җибәрелгән повестка дәүләт хез-мәтендә гражданның шәхси кабинетында урнаштырылган мизгелдән алып тапшырылган дип исәпләнеләчәк. Андрей Картаполов белдерүенчә, 2023 елда электрон повестка турында закон кабул ителсә дә, бердәм реестр әле булса тулысынча эшләнеп бетмәгән. Көзге чакырылыш барышында ул бары өч төбәктә генә сынау рәвешендә эшли башлаячак. Электрон повестканы кайбер хәрби хезмәткә чакырылучыларга җибәреп, аның ничек эшләвен тикшерәчәкләр. 2025 елның 1 гыйнварыннан ул Русиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә керәчәк.
Повестка алудан баш тартып буламы?
Хәрби комиссариат вәкиле китергән повестканы яисә заказлы хат белән китерелгәнен имза куеп алудан баш тартып кына котылып калып булмаячак. Повестка сез имза куеп алырга баш тарткан көннән алып тапшырылган дип исәпләнеләчәк.
Нәрсә ул “бердәм чакыру реестры”?
Анда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кеше хакында шундый мәгълүматлар урнашты-рылачак: исем шәрифләре, туган елы, җенесе, паспорты, ИНН, шәхси иминият исәбе номеры, теркәлгән яисә яшәгән урыны, кайсы хәрби комиссариатта исәптә торуы, хәрби билет яисә приписной турында, кайда укуы яисә эшләве, сәламәтлеге, хәрби хезмәткә алынмаска хокукы бармы-юкмы икәнлеге.
Реестрда хәрби комиссариатлар янә шундый исәп алып барачак: теге яки бу гражданга повестка җибәрелү, повестка тапшырылу, повестка буенча хәрби комиссариатка килмәү һәм аның сәбәпләре, вакытында килмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгы куллану, җибәрелгән повесткаларның күчермәләре, повестканы җибәрү һәм тапшыру көне.
Дәүләт Думасының Оборона комитеты вәкиле Виктор Заварзин бердәм реестр эшли башлавы ха-кында белдерде.
“Дәүләт хезмәтен кулланучылар “Хәрби теркәү реестры” на кертелү турында хатлар ала башладылар. Бу реестр Русиядә 2024 елның 18 сентябрендә эшли башлады. Беренче хәбәрләрне Рязань төбәгендә яшәүчеләр алды. Рязань өлкәсе – электрон чакырулар реестры сынала торган өч төбәкнең берсе. Сынау шулай ук Сахалин өлкәсендә һәм Мари Эл Республикасында барачак. Башка төбәкләрдә 2024 елның көзге чакырылышы гадәттәгечә, кәгазь чакырулар нигезендә бара. Электрон чакырулар рәсми рәвештә 2025 елның гыйнварында эшли башлаячак”, – диде депутат.
Хәрби исәпкә басмасаң, синең турыда беләчәкләрме?
Хәзер беренче хәрби исәпкә кую гражданның үзеннән башка да үткәреләчәк. 17 яше тулган егетләрне 1 гыйнвардан алып 31 мартка кадәр уку йортлары һәм башка дәүләт органнары мәгълүматлары буенча исәпкә куячаклар.
Чакырылудан кичектерү буенча үзгәрешләр бармы?
Ниндидер сәбәпләр буенча хәрби хезмәткә чакырылуны кичектереп торуда үзгәрешләр юк дип әйтерлек. Бердәнбер яңалык: кичектерү сәбәпләре рәсми расланган булса, алар дәүләт хезмәтләрендәге гражданның шәхси кабинетында урнаштырылган булырга тиеш.
Законны үтәмәүчеләргә нинди чаралар күреләчәк?
Повестка тапшырылган дип исәп-ләнгән көннән алып чит илгә чыгу тыела. Хәрби билеты кулында бул-ган кешеләргә бу чикләү кагылмый. Повестка тапшырылганнан соң 20 көннән дә калмый хәрби комисса-риатка килү таләбе куела. Бу таләп үтәлмәсә, кырысрак чикләүләр һәм җаваплылык кулланыла башлаячак.
20 көн эчендә килмәсәң ни көтә?
Бу чикләүләр сез хәрби комиссариатка килгән көннән башлап гамәлдән чыгарылачак.
Хәрбиләр санын арттыру нигә кирәк?
16 сентябрь көнне Президент Владимир Путин Русия армиясенең санын 2 миллион 389 мең 130 кешегә җиткерү турындагы указга кул куйды. Хәрби хезмәткәрләр саны 1 миллион 500 мең кешегә җиткереләчәк. Бүгенге көндә 1 миллион 320 мең хәрби хезмәткәр бар. Димәк, хәрбиләр саны 180 меңгә арттырылачак. Документ 2024 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк. Кремль президент карарын көнбатыш һәм көнчыгыш чикләрдәге тотрыксызлык белән аңлатты. Русия армиясенең артуы илгә янаган хәвефкә каршы тору кирәклегенә бәйле, диде Русия Президентының матбугат җитәкчесе Дмитрий Песков.
Моннан соң, Русия Кораллы Көчләре зурлыгы буенча Кытайдан соң дөньяда икенче армия булырга мөмкин. Бүген Кытай армиясе сафларында 2 миллион хәрби хезмәт итә. Һиндстан армиясендә 1 миллион 455 мең, АКШ армиясе сафларында – 1 миллион 328 мең, Төньяк Корея армиясендә 1 миллион 320 мең кеше.
2022 елның декабрендә, ул вакытта Оборона министрлыгын җитәкли иде, Сергей Шойгу Русия армиясе сафларында хәрби хезмәткәрләр санын 1,5 миллион кешегә җиткерү кирәклеге хакында белдергән иде. Хәрбиләр санын арттыру карары кайбер ата-аналарны борчуга салды. Хәрбиләр саны җитешмәү сәбәпле гадәти чакырылыш белән хезмәткә алынучыларны да яу кырына җибәрергә мөмкиннәр дигән имеш-мимеш таратучылар да юк түгел. Дәүләт Думасының Оборона Комитеты әгъзасы Андрей Гурулев белдерүенчә, Президент Төньяк Хәрби округта яңа бүлекләр булдыру өчен армия күләмен арттырырга булган.
“Махсус хәрби операция үткәрүдә яңа формированиеләр һәм бүлекләр булдыру кирәк. Алар Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр исәбенә арттырылачак. Гадәти хезмәткә чакырылучылар яу кырына җибәрелмәячәк “, – диде Гурулев.
Дәүләт Думасы Оборона комите-ты рәисе урынбасары Андрей Ко-лесник Кораллы Көчләр саны арту проблемалар белән бәйле булуын ассызыклады. Колесник билгеләп үткәнчә, булган көчләр белән генә бүген армиягә йөкләнгән бурычлар-ны үтәү кыенлаша бара.
“Без хәзер гомуми мобилизация өчен прецедентлар булмасын өчен күпме хәрби хезмәткәр кирәклеген исәпләдек. Бүгенге даими кораллы көчләр әле булса тыныч вакыт стандартлары буенча эшли. Шуңа күрә безнең заманча контракт армиясе булырга тиеш, Украинада махсус хәрби операция үткәрү һәм Сүриядәге операцияләр, шулай ук Русия флотының хәрби операция-ләре шуны таләп итә”, – диде депутат.
Агымдагы елның март аенда Шойгу 2024 ел ахырына ике берләштерелгән кораллы армия, ягъни 30 хәрби формирование төзү планлаштырылуын игълан иткән иде. Ачыклап әйткәндә, 14 дивизия һәм 16 бригада оештыру каралган.
11 июльдә Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, ел башыннан якынча 190 мең кеше контракт хезмәтенә язылган.
Рәдиф Фәтхи.