Курск өлкәсе губернаторы Алексей Смирнов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм республика халкына Украина Кораллы формированиеләренең террорчылык һөҗүме белән бәйле рәвештә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Курск өлкәсенең күп кенә халкы эвакуацияләнергә мәҗбүр булды, шул исәптән төбәктән читкә. Кешеләр катлаулы тормыш хәлендә калды, якыннарын, торакларын югалтты. Мин ышаныч белән әйтә алам, Русия Федерациясенең барлык субъектлары безне кайгырта, безнең проблемаларны шәхси авырту кебек тоя. Безнең балаларыбызны, гаиләләребез үз туганнары кебек каршы ала. Курск өлкәсенә көн саен гуманитар ярдәм килә. Без ярдәмегез өчен бик рәхмәтле! Бу ярдәм – уртак җиңүгә юлның мөһим өлеше! Сезнең һәм Башкортстан Республикасында яшәүчеләрнең күрсәткән ярдәме бәһасез. Ышанам, без бергәләп барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз, тагын да көчлерәк булачакбыз һәм җиңәчәкбез", - диелә Башкортстан башлыгы адресына килгән хатта.