Мебель, фурнитура һәм комплектлау әйберләре җитештерүдә махсуслашкан Русиянең 15 предприятиесе Башкортстан Республикасының мебель сәнәгате кластеры составына керде. Кластер эше турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде.
- Кластерлар- төбәк сәнәгать сәясәтенең мөһим коралы, алар кооперация элемтәләрен торгызалар. Безнең республика 2022 елда мебель кластерын федераль дәрәҗәдә теркәгән Россиядә беренче булды. Аның эше кысаларында инновацион чишелешләр кертү һәм предприятиеләр продукциясе ассортиментын киңәйтү планлаштырыла. Кластерда катнашучылар уртак проектлар булдыру өстендә эшлиләр, бу конкурентлыкка сәләтлелекне арттырырга һәм базарда аларның позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә, – дип уртаклашты ведомство җитәкчесе.
Кластер 2005 елдан бирле ортопедик матраслар, интерьер караватлар җитештерү белән шөгыльләнүче «Корона» Туймазы мебель фабрикасы базасында булдырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мебель кластерын булдыру тулаем җирле икътисадны үстерүгә ярдәм итә. Җитештерү күләмнәрен арттыру һәм продукция ассортиментын киңәйтү республика бюджетына өстәмә салым керемнәре тудыра, бу социаль программаларга һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелергә мөмкин.