Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август , 14:15

Тизләтү һәм уңайлаштыру максатында

Республикада арендага җир сатып-алу процессының уртача вакыты кимегән.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы «Башкортстан Республикасы бизнесы һәм инвестицияләре» порталында эшмәкәрләр арасында сораштыру үткәргән.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сату аша җир мәйданнарын арендалау өчен кирәкле уртача вакыт 14,2 процентка кимегән. 2023 елның икенче кварталында бу процесс уртача 31,06 көн алган, ә 2024 елның икенче кварталында – инде 26,63 көн. Җир мәйданын сатулар уздырмыйча алу үзгәрешсез калды диярлек – 2023 елның икенче кварталында 23,47 көн һәм 2024 елның икенче кварталында 23,57 көн.

- Сораштырулар нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүчеләрнең канәгатьлеген бәяләргә, шулай ук эшмәкәрләр очраша торган төп кыенлыкларны билгеләргә һәм аларны хәл итү өчен чаралар эшләргә мөмкин, – дип билгели БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Елдан-ел сораштыруда катнашучылар саны арта бара: узган елның августында алар 95кә якын иде, ә быел – 130га якын.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: