Ташламалы кредитлар Башкортстан Республикасында кыр эшләрен башкару өчен төп акча чыганагы булып кала. 2024 елда төбәк аграрийларына кыр эшләренә барлыгы 9 млрд. сумнан артык ташламалы кредит бирелгән.
– 2024 ел башыннан Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортостан Республикасы аграрийларына 11 млрд. сумлык кыска сроклы ташламалы кредитларга 349 заявка бирде,-ди БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Төбәккә кыска сроклы ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 486,3 млн. сум субсидия бүлеп бирелгән.
Республика агросәнәгать комплексына бирелгән акчаларның 3,9 млрд. сумы (узган елга карата+39%) төбәкнең кече һәм урта бизнес предприятиеләренә бирелгән, 743 млн. сумы (+10%) – фермерлар, дип билгеләп үтәләр Россельхозбанк матбугат хезмәтендә.