Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 август 2024, 20:45

Без алар белән горурланабыз

Туган илне ярату хисе гаиләдән башлана. Туган илен сөйгән егетнең бурычы – Ватанны саклау.

Бүгенге сүзем һава-десант гаскәрендә хезмәт иткән Марат Равил улы Гыйләҗев һәм аның дусы Рәмил Дамир улы Әхмәтҗанов хакында. Десантчылар һава-десант гаскәрләре көнен ел саен әзерлек белән көтеп алалар. Ә хәрби хезмәт елларының истәлеге — зәңгәр беретны – алар күз карасы кебек кадерләп саклый.

Минем әтием Марат Балтач районы Усман аылында 1971нче елның 1нче ноябрендә Факия һәм Равил Гыйләҗевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Нөркә авылындагы мәктәпне тәмамлагач, әтием Бөре шәһәренә водитель һөнәрен үзләштерергә юллана, 1990 елда армия сафларына алына. Ул Үзбәкстанның Ферганә шәһәрендә хәрби бурычын үти, армия сафларында хезмәт иткәндә 15 тапкыр парашюттан сикерә. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, әтием 1992 елның көзендә хокук саклау органнарында хезмәт юлын башлый һәм әлеге көндә дә шунда эшли. 1996 елны әтием әнием Эльмира белән матур итеп гаилә коралар. Безне, ике балаларын, тәрбиялиләр. Мин Тучыбай урта мәктәбендә эшлим,  Данил энем Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

Ә Рәмил Дамир улы 1974нче елның 27нче октябрендә Казахстанның Җизказан шәһәрендә туа. Агач остасы һөнәрен үзләштерә. Диплом алу белән Балтач районы Иске Яхшый авылына кайта. Ул 1992-1994нче елларда Абхазиянең Сухум шәһәрендә хезмәт итә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, төрле эшләрдә эшли. Бүгенге көндә ул машиналар төзәтү белән мәшгуль. Рәмил абый тормыш иптәше Гүзәлия Зөфәр кызы белән 1997нче елда кавышалар. Өч балага гомер бүләк итәләр. Ике кызлары Юлия һәм Лиана Чайковский шәһәрендә медицина колледжын тәмамлап, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә эшлиләр. Ә кече уллары Данил 8нче сыйныфны тамамлады.

Әтием дә, Рәмил Дамир улы да мәктәп елларыннан ук спорт белән дус булалар. Бу аларга армия сафларында хезмәт иткәндә килеп туган каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Әтием чаңгы шуу, гер күтәрү, атыш белән мавыга.  Рәмил абый дзюдо, байдаркаларда ишү, ә армия сафларында хезмәт иткәндә кул көрәше белән шөгыльләнә.

 Район хакимияте, спорт һәм яшьләр комитеты һәр елны һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан күркәм чаралар үткәрәләр. Ул көнне оештырылган спорт бәйгеләрендә әтием һәм аның дусты актив катнаша. Кул көрәштерү, пневматик винтовкадан атышу буенча алар яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.

“Десантчылар гаскәренә эләксәң горурлан, эләкмәсәң шатлан” дигән сүзләр бар. Алар икесе дә бу гәскәрләрдә  хезмәт итүләре белән чиксез шат.

“Бездән башка беркем дә!” дигән девиз белән яши алар. Бар яклап та өлгер, яхшы булырга тырышалар. Без, балалары, әтиләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Алар – безнең яклаучыларыбыз, киңәшчеләребез һәм иң якын кешеләребез.

“Күгебез һәрчак аяз, илебез тыныч, әти-әниләргә улларын горурланып озатырга һәм сөенеп каршы алырга язсын иде” дигән теләктә калалар десантчылар Марат Гыйләҗев һәм Рәмил Әхмәтҗанов.

Радим Гыйләҗев.

Балтач районы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: