Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июль , 22:00

Эшлекле чарада күп илләр катнаша

Уфада БРИКС кысаларында аудитның югары органнары башлыкларының очрашуы уза.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

30 июльдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров БРИКС кысаларындагы аудитның югары органнары башлыкларының дүртенче очрашуында катнашу өчен республика башкаласына килгән Русия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Борис Ковальчук белән очрашты. Билгеләп үтик, 2024 елда Русия Халыкара берләшмәнең рәис-иле булды.

Очрашуда Башкортстан Башлыгы Республиканың Русия Хисап палатасы белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

– Без палата белән төрле мәсьәләләр буенча тыгыз эшлибез, сезнең тәкъдимнәргә игътибарлы карыйбыз, хисапларны һәм аналитиканы исәпкә алабыз, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Безнең өчен дәүләт ресурсларын уйлап һәм сакчыл куллану бик мөһим. Бюджет финанслары ил,е республика үсешенә, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгытуга, шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерүгә, кешеләрнең тормышын яхшыртуга адреслы эшләсен.

Республика җитәкчесе шулай ук Башкортстан башкаласында БРИКС кысаларында уза торган аудитның югары органнары башлыклары очрашуының зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Эшлекле чарада Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы, Көньяк Африка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Эфиопия, Беларусьтан аудит органнары җитәкчеләре катнаша.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: