Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июль , 18:15

Умартачыларның Халыкара конгрессы узачак

Чараны 2025 елның 23-25 гыйнварында үткәрү планлаштырыла.

mcx.gov.ru
Фото:mcx.gov.ru

Уфада 2025 ел башында умартачыларның «АписБРИКС+»халыкара конгрессы узачак. БР Хөкүмәтенең тиешле карары нигезендә, чара 2025 елның 23-25 гыйнварында узачак.

– Республикада халыкара чараларны уңышлы уздыру өчен уңай тәҗрибә, җайга салынган инфраструктура, мәдәни һәм матди-техник база булуы мөһим, – диде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чарада умартачылык өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр, практик умартачылар, эре агрохолдинглар, кече һәм урта предприятиеләр катнашачак, алар Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән умартачылык өчен төрле техника, җайланмалар һәм инструментлар тәкъдим итәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: