Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 апрель , 10:25

Тынычлык эзләп

Илеш районының "Орленок" балалар ял сәламәтләндерү лагере Белгород өлкәсеннән килгән 250 ләп баланы кабул итте.

Тынычлык эзләп
Тынычлык эзләп

 Башкортстан хәзерге вакытта шактый катлаулы хәлдә булган Белгород өлкәсе балаларына ярдәм кулы сузды, чөнки ел дәвамында алар Украина тарафыннан атыш очраклары белән бәйле даими стресс аркасында юньләп укый алмады диярлек. Республика һәрвакыт киң күңеллелек һәм кунакчыллык белән аерылып тора. Республикага килгән балалар Әбҗәлилдәге һәм Илеш районындагы лагерьларга урнаштырылды.

Илеш районының «Орленок» балалар ял сәламәтләндерү лагеры – республика халкы арасында зур сорау белән файдалана. Лагерь үзе бик матур табигать кочагында урнашкан, аның тирә-ягын урманнар уратып алган. Балалар өчен биредә сменаның һәр көне җентекләп уйланылган: спорт ярышлары, музыкаль конкурслар һәм викториналар, иҗади мастер-класслар, төрле түгәрәкләр оештырыла. Спорт белән шөгыльләнү өчен монда заманча уен һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук иркен бассейн бар. Димәк, кунакларыбызга биредә бик ошар дип ышанабыз.

Май ахырына кадәр малайлар һәм кызлар биредә белем алачак һәм ял итәчәк. Белгород өлкәсендә булган расписание нигезендә белем алачак. Нигездә, 4,5, 7, 8, 9 сыйныф укучылары бар. Аларның вакытын күңелле һәм файдалы үткәрсеннәр өчен кызыклы һәм күңелле чаралар тәкъдим итәчәкләр. Балалар өчен укыту программалары, спорт чаралары оештырылачак, анда алар үзләренең физик сәләтләрен күрсәтә алачак, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә алачак. Мәдәни һәм экскурсия программасы аларга үз белемнәрен киңәйтергә һәм безнең район һәм Башкортстан турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.

"Орленок" балалар ял сәламәтләндерү лагеры директоры Азамат Минһаҗев кыскача планлаштырылган чаралар белән таныштырды: “Иртән 8дә торып физкультурага чыгып китәләр, 15-20 минутта саф һавада урап керәләр. Аннары ашханәгә баралар. 9да дәресләре башлана. Төшке аштан соң, 2 сәгать спорт сәгате була. Өйгә эшләрен әзерлиләр. Кемдер китапханәгә бара. Кичке аш ашагач, кино карыйлар. Ял көннәре дә алдан планлаштырылган. Шимбә көнне экскурсияләргә йөриячәкләр. 3 юнәлеш буенча маршрут каралган: Югары Яркәй, Андреевка авыллары музейларына һәм Дүртөйле районның туган якны өйрәнү музеена барачаклар. Якшәмбе ял көне, анда төрле күңел ачу чаралары, дискотекалар булачак”, – диде лагерь директоры.

Кунакларыбызның тәэссоратлары белән дә кызыксындык. Белгород шәһәрендәге беренче гимназиянең 8 сыйныф укучылары Таня Свиридова, Эмелия Егерь, Светлана Худинова, Арина Мороз:

–Безгә лагерьда барысы да бик ошый. Шундый җылы һәм ихлас каршы алдылар. Укырга теләп йөрибез, монда математика, әдәбият, рус теле, физика, биология, тарих фәннәре буенча дәресләр үтә. Биредәге гомум атмосфера ошый, саф һава, күңелләребез ял итә, тынычлык хакимлек итә. Тиз арада дуслашып, аралашып киттек. Чараларда актив катнашырга, республика белән якыннан танышырга телибез.

Белгород шәһәрендәге 16нчы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары Артем Шатохин, Андрей Беседин:

–Уңай хис-кичерешләребез тулып таша. Чит җиргә килгәч башта барысы яңача, гадәти түгел тоелса, хәзер өйрәнеп киттек. Сәгатләргә дә әкренләп күнегәбез, чөнки безнең сәгатьләргә сезнеке туры килми, шунысы буталдыра. Әти-әниләр белән кәрәзле телефон аша аралашып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Алар безнең өчен шатланалар. Дәресләрне ягымлы һәм шундый яхшы аңлатучы укытучылар алып бара, укыйсы килеп тора.

Дәресләрне Илеш районы мәгариф идарәсенең начальнигы һәм методистлары алып бара. Республика яшьләр психологик үзәгеннән психологлар килеп, балалар тизрәк адаптация үтсен өчен укучылар белән тренинглар уздыралар. Гомумән, Илеш районының мәдәни, спорт, мәгариф учреждениеләре балаларның ялын, лагерьдагы тормышын күңелле һәм файдалы, истә калырлык уздыру өчен бар көчен сала.

Автор фотосы.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: