Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март , 16:50

Дәүләт бүләкләре тапшырылды

Республикада суд системасы эшенә йомгак ясалды.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров район, районара һәм шәһәр судлары рәисләре белән киңәшмәдә катнашты. Көн тәртибендә республика хакимиятенең суд тармагының 2023 елдагы эш йомгаклары һәм якын чорга бурычлар каралды.

Радий Хәбиров суд системасы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, республика хакимият органнары төбәк халкының законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

– Судья эше – чын һөнәр, дәүләткә, җәмгыятькә һәм Россия гражданнарына җаваплы хезмәт. Ул законнарны, хокукны куллану практикасын тирәнтен белүне генә түгел, ә югары әхлакый сыйфатларны да таләп итә, – диде Радий Хәбиров. - Ел саен республика судьялары күп санлы эшләрне карый. Безнең район судлары илдә өченче урында һәм Идел буе федераль округында икенче урында. Шул ук вакытта һәр эшне карау сыйфатына кешенең язмышы, аның законлылыкка һәм гаделлеккә ышанычы бәйле.

Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген дә билгеләп үтте.

– Бүген безнең өчен иң мөһиме – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм аларны яклау, – диде Радий Хәбиров. - Кулларына корал тотып Ватанны саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында тыныч һөнәр ияләре – укытучылар, инженерлар, аграрийлар, җитәкчеләр, депутатлар, дәүләт хезмәткәрләре, журналистлар бар. Хәрби форма кияргә карарны сезнең коллегагыз, Башкортстан Республикасы Югары Суды хезмәткәре дә кабул итте.

Төбәк башлыгы шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне үстерүгә, санлы технологияләрне кертүгә һәм Россия Президенты Федераль Җыелышка Юлламасында билгеләгән максатларга ирешүгә игътибар бирде.

Чыгыш ахырында Радий Хәбиров суд системасы хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: