Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2023, 19:00

“Су эчәсең килмиме, пассажир?”

Эсседә кеше хәленә керә белү бик мәслихәт ул.

“Су эчәсең килмиме, пассажир?”
“Су эчәсең килмиме, пассажир?”

Бер йотым суга, җиләс җилгә тилмергән көннәр, җәмәгать.  Бик эссе!

Шул уңайдан Башкортстанның электричкаларында  халык аеруча күп йөри торган юнәлешләрдә эсселек аркасында пассажирларга  1 меңнән күбрәк шешәдәге су һәм җилпәвечләр таратылган. Бу ярдәм  җомгадан алып якшәмбегә кадәр кондиционер системалары белән җиһазландырылмаган поездларда оештырылган. Юлда, бер йотым салкын суга тилмереп барганда мондый ярдәм тәкъдим итүләре, әлбәттә, бик кирәкле һәм урынлы чара.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: