Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2023, 11:57

Кулларыннан гөлләр тама

Бүген бездә кунакта – балалар өчен бик матур чәч каптыргычлары, бизәүгечләре, брошкалар ясап, аларның тормышына шатлык, ямь һәм матурлык өстәүче уңган ханым Светлана Солтанова.

Кулларыннан гөлләр тама
Кулларыннан гөлләр тама

- Кул эшләрегез искиткеч матур. Мавыгуыгыз нәрсәдән башланды?

- Кечкенә чагымнан кул эшләрен яратып башкарам. Курчакка киемнәрне үзем тегә идем. Студент чакларда үземә кофталар бәйли идем. Бәби тапкач, пинеткалар, юбкалар, кофталар бәйләдем. Бу миңа бик ошый иде. Соңрак инде, кызымның чәчләре үскәч, мин кибетләрдә төрле бантиклар ала башладым. Әмма аларның сыйфаты бик ошамады һәм мин, интернеттан төрле видеолар карап, ленталар, резинкалар сатып алып, үзем эшләп карарга булдым. Шуннан башланып китте...

Инде куллар өйрәнеп беткәч, бантикларны, брошкаларны һәм башка аксессуарларны интернет челтәрендә сата башладым.

- Нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

- Кыенлыкларга килгәндә, кибетләрдә материал очсыз түгел. Шуңа күрә мин күбрәк онлайн заказ гына бирәм. Күмәртәләп алам.

- Якыннарыгыз сезнең кул эшләре белән мавыгуыгызга ничек карый?

- Минем төп тәнкыйтьчеләрем – ул ирем һәм кызым. Якыннарым бик уңай карый, киңәшләрен бирәләр.

- Гәзит укучыларыбызга сезнең теләкләрегез, тәкъдимнәрегез һәм киңәшләрегез.

- Элек-электән безнең нәнәйләр чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, кичләрен файдалы үткәргәннәр. Гәзит укучыларга шуны теләр идем: буш вакытыгыз булса, кул эшләре белән шөгыльләнегез. Ул бары позитив эмоцияләр генә бирә.

- Әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә, Светлана! Уңышлар телибез!

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: