Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 март 2023, 11:14

Джинсы чалбар яратасызмы?

Иң кыйммәтле, “текә” джинсылар да, тиешле кагыйдәләрне үтәмәсәгез, гап-гади чүпрәккә әйләнәчәк...

Джинсы чалбар яратасызмы?
Джинсы чалбар яратасызмы?

Әгәр үзегез яратып алган джинсы чалбарны юарга вакыт җиткән икән, менә бу киңәшләргә колак салыгыз. Чөнки хәтта иң кыйммәтле, “текә” джинсылар да тиешле кагыйдәләрне үтәмәсәгез, гап-гади чүпрәккә әйләнәчәк...

  • Аларны кайнар суга җебетергә салмагыз һәм суда 2 сәгатьтән артык яткырмагыз.
  • Кара һәм төсле джинсыларны суга бераз аш серкәсе кушып юарга кирәк.
  • Аларны кояшта киптерергә ярамый.
  • Киемне юганда тискәре ягын әйләндереп, барлык төймә һәм каптырмаларын эләктерегез.
  • Джинсыны дымлы килеш кияргә ярамый. Чөнки ул сузылучан, шуңа күрә аның тез башы, я башка бер җире кабарып чыгарга мөмкин.
  • Өр-яңа джинсыны юганда, әгәр суга аның төсе чыга икән, борчылмагыз. Төсе чыгу аның түбән сыйфатлы булуын күрсәтми, ә кием артык буяудан арына дигән сүз.
  • Юганнан соң кулыгыз белән сыпыргалап алырга онытмагыз – алар йомшаграк, яңарак күренер.

Фото:  joom.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: