Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2022, 14:49

Ярдәмгә ашыгып яшәде Рәйфә апа

Мин үскәндә авылыбыз Кырла дип йөртелә иде. Паспортларыбызда да шулай язылган. Хәзер инде ул Калмашбаш булып китте...

Ярдәмгә ашыгып яшәде Рәйфә апа
Ярдәмгә ашыгып яшәде Рәйфә апа

Мин үскәндә авылыбыз Кырла дип йөртелә иде. Паспортларыбызда да шулай язылган. Хәзер инде ул Калмашбаш булып китте...

   Чакмагыш районыныңКырла һәм Калмашбаш авыллары арасында бушлык иде, без үскән чорда Ильич исемендәге колхоз шул урынга яшь гаиләләргә йортлар төзеп бирде. Әнә шулай итеп, халык “аралык” дип атап йөрткән урын ябылды, шуның белән Кырла исеме дә югалды...

   1990 елларга кадәр Кырла авылының үз медицина пункты булды. Башта ул Сания әби Ханмурзина йортында урнашкан иде, аннан Файза әби Ханмурзина өенә күчте. Медпунктыбызның шәфкать туташы, алиһәсе дисәм дә дөрес булыр, Рәйфә апа Хамматова булды. Яше-карты, бала-чагасы ярдәм сорап аңа килә иде: кемнең кан басымы күтәрелгән, кемнең аягына балта төшеп яралаган, кемнең күзе сызлый... Рәйфә Лотфулла кызы аларның һәркайсын ягымлы, хәстәрлекле караш белән кабул итә, бар җанын биреп ярдәм итәргә ашыга иде. Ул кемгәдер уколын кадап, кемгәдер кирәкле даруларын биреп, җәрәхәтләрен бәйләп дәвалый. Ә инде авыррак чирлене яки бәби табарга чирләгән хатыннарны машина табып, район үзәк дәваханәсенә үзе озата бара иде.

   Авыл медицина хезмәткәренең эше эш сәгатьләре тәмамлану белән төгәлләнәме соң әле ул: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Рәйфә апаны чакырталар һәм ул, көн дими, төндими, медикаментлар тутырган сумкасын күтәреп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына ашыга иде. Авылдашлар аның “юк” дигән сүзен бервакытта да ишетмәделәр.

   Ә бит аның үзенең дә гаиләсендә бер-бер артлы дүрт бала үсә, тормыш иптәше Әнвәр Тимерхан улы да, ветеринар табиб булу сәбәпле, көн-төн эштән бушамый иде.

   Сылу җыйнак гәүдәле Рәйфә апаның эш сумкасын тотып йөгерә-атлый кемгәдер ярдәмгә ашыгып китеп барулары бүген дә күз алдымда тора. Дәвалау белән беррәттән, һәркемне игътибар белән тыңлап, тормышта күп файда китерердәй акыллы киңәшләр бирә белүе белән дә авылдашлар күңелендә якты бер нур булып саклана ул! Бер вакытта да кешене начар яктан сөйләмәгән, һәр кеше белән уртак тел таба белгән, бервакытта беркемгә дә авыр сүз әйтмәве, акыллы һәм сабыр булуы белән авылдашларга матур үрнәк булып гомер итте ул. Һәм бүген дә аның турында авылдашлар тик җылы хисләр белән генә искә төшерә.

   Рәйфә апабыз арабызда юк инде, ләкин аның изге эшен бүген яраткан оныгы Роза Фатхелислам кызы Бәдгетдинова дәвам итә. Кечкенәдән нәнәсенә ияреп кешеләрне “дәвалап” йөргән кызчык, хәзер инде үзе Уфа дәүләт медицина университетын тәмамлап, Уфа дәваханәләренең берсендә табиб-терапевт булып эшли, шулай ук УЗИ буенча  эшчәнлек алып бара. “Иң изге эш – кешеләрне дәвалау” дип яшәгән нәнәсенең дәвамы ул Розабыз.

   Еллар аша сезгә дәшәм, Рәйфә апа! Авылдашларга күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә савап булып барсын, Аллаһ сезгә фирдәвес җәннәтләрен насыйп итсен.

                                        Рима Сираева.

                                        Уфа шәһәре.   

                      

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: