Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2022, 11:07

“Тагы да килегез, көтеп калабыз...”

Олы шадылыларның чакыруына җавап итеп: “Без килербез, сез “Өмет”кә язылыгыз гына”... – дидек

“Тагы да килегез,    көтеп калабыз...”
“Тагы да килегез, көтеп калабыз...”

Ходай насыйп иткәч, Олы Шады авылын быел ике тапкыр барып күрергә туры килде. Тәүге эш сәфәребез язын, Шады буасында аккошлар бәбкә чыгарырга утырган мизгелдә булган иде. Шунда урындагы авыл биләмәсе башлыгы Рәсил Аллаяров белән, әгәр Шадыда “Өмет”кә язылучылар саны шактый артса, үзебезнең “Моңнар кайтсын авылга” акциясе белән киләчәкбез, дип килешкән идек. Һәм менә Өлкәннәр көне алдыннан, без вәгъдәбезне үтәдек, сез килә алырсызмы, дигән чакыру-хәбәр килеп иреште. Әлбәттә, без – өметчеләр әйткән сүзебездә тәвәккәлләп очрашуга юлландык.
Совет чорында ныклы, иркен итеп төзелгән мәдәният йорты мәһабәт булып күренеп, әллә кайдан үзенә тартып тора. Халык билгеләнгән вакыт җиткәч кенә клубка җыелды. Мал-туарын абзарга бикләп, йорт эшлә-
рен төгәлләгәч килүләре аңлашылып тора. Ара-тирә мәктәп укучылары күзгә чалынса да, тамашачыларның күбесе урта һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр иде. Хәер, бу очрашуыбыз Өлкәннәр көне алдыннан, нәкъ аларга багышлап оештырылган иде ләбаса.
Кичәбез гәзит, республика, дөнья хәлләренә кагылышлы сөйләшүдән башланды. Заманалар тыныч түгел. Өлешчә мобилизация бу авыл биләмсендә яшәүче-
ләрне дә читләтеп үтмәгән. Әниләрнең йөрәге борчулы. Җаннарын мең төрле сорау телгәли. Шуларга җавапны социаль челтәрләрдән, Интернеттан эзләп табарга тырышалар. Ә анда бер сорауга бер-берсен инкарь иткән мең төрле җавап. Шундый чакта иң ышанычлысы – гәзиттәге җавап, әлбәттә. Ул – берәү һәм иң дөрес. “Өмет” тә язылганнарны җентекләп укып барабыз, сез язганнарга ышанабыз, чөнки сез җавапны иң җаваплы кешеләрдән алып бирәсез, дип белдерде очрашуга килүчеләр. Чын гәзит сүзенең гадел, дөрес булуын аңлаган укучылар белән фикер алышу җанга рәхәтлек бирә. Шул ук вакытта сүзгә карата таләпчәнлек, без язганнарга ышанган укучылар алдында җаваплылык тойгысын арттыра ул.
Әлеге акциянең нәкъ Олы Шадыда узуында урындагы почта бүлекчәсе җитәкчесе Имаметдинова Гөлфинә Мулла кызының да өлеше зур. “Өмет”не алдыручылар саны арткан икән, бу – аларның да хезмәт уңышы. Авыл-
дашлары йөрәгенә юл таба белгән алар. Якташларының зур хөрмәте әлеге кичә барышында да ачык тоелды. Шады почтальоннарына сәхнәдән рәхмәт әйтүебезгә тамаша залы дәррәү кул чабуларга күмелде.
Очрашуның икенче өлеше тик җыр-моңнан үрелде. Олы Шадыдагы дусларыбыз янына безнең белән Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов һәм халыкара конкурслар лауреаты, популяр җырчы, баянчы Салават Әхсәнов та кайтты. Ришат Галиханов башкарган җырларны халык телевизор, радио аркылы күп тапкырлар күргән, ишеткәндер. Ләкин яраткан артистларының каршыларына басып, тере тавыш белән җырлавы башкача тәэсир итә. Таныш хитларны Ришатка кушылып җырлаучылар да булды хәтта.
Салават Әхсәновның күпкырлы талант иясе икәнен барыбыз да яхшы белә. Моңлы итеп җырлаудан тыш, баянда, тальянда да өздереп уйный ул. Тамашачылар аның чыгышын да алкышларга күмде. Бу кичәдә Салават үзенең яңа сәләтен ачып, барыбызны да таң калдырды. Менә дигән итеп шигырьләр, җырлар да яза икән бит. “Күңел дәфтәреннән чыккан хисләр” дигән китапка тупланып дөнья күргән әлеге шигырьләрнең берничәсен Олы Шады халкына да укып ишеттерде ул. Теле җор, юморы бар, иң мөһиме –мәгънәлеләр...
Тамаша тәмамлангач та кешеләр кайтырга ашыкмады. Яныбызга килеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
– Мин Сәрия Галиева булам. Безгә – укучыларыгызга шундый да игътибарлы булганыгыз, кешеләрне хөрмәт иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Очрашу бик ошады, – дип елмаеп килеп күреште өлкән яшьтәге бер апа. – “Өмет”не чыга башлаган елыннан бирле алдырам. Бигрәкләр дә бай эчтәлекле гәзит. Бик мавыктыргыч, төгәл итеп язасыз. Укый башласаң, аерылып булмый үзеннән.
Сәрия апа һөнәре буенча укытучы икән. Кырык өч ел буе мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Тумышы белән күрше авылдан булса да Олы Шадыны бик якын күрә. Шушында килен булып төшкән, шушында эшләгән, шушында гомер иткән. Укытып чыгарган укучылары белән чиксез горурлануын әйтте. Алар арасында кемнәр генә юк: укытучылар, табиблар, инженерлар, игенчеләр, җитәкчеләр...
– Сәрия апа – минем дә укытучым,– дип сүзгә кушылды хакимият башлыгы Рәсил Аллаяров. – Авылыбызда бүген дә иң хөрмәтле кеше ул. Аның белән киңәшләшәбез, үгет-нәсихәтләрен тыңлыйбыз. Хәер, авылыбыздагы олы яшьтәге һәр кеше тоядыр ул хөрмәтебезне.
– Мин дә әниемнең сәламен җиткерим инде,– дип яныбызга килде уртача яшьләрдәге ханым. – Фәнзия Фәрит кызы булам. Әнием Гәрәева Нәкыйдзә Бәләкәй Шадыда яши. Очрашуга килә алмады, 89 яшьтә бит. Бар, сәламемне, рәхмәтемне “Өмет”челәргә җиткер, дип мине җибәрде. “Өмет”не тәүге саныннан башлап алдыра ул. Әтием исән чакта чиратлашып укыйлар иде. Әнием әле дә “Өмет”тән аерылмый, шөкер, укый ала әле. Аларның тәрбияседер, үзем дә гәзитне яратып укыйм. Дөресен язасыз. Кыю язасыз. Күңелгә шундый якын гәзит чыгарганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киләсе елга “Өмет”кә бер еллыкка язылып куячакмын. Күршеләремне, туганнарымны да үгетләячәкмен.
Әлбәттә, “Өмет” турында авыл халкыннан шундый сүзләрне ишетү күңелгә май булып ятты. Чын йөрәктән, ихлас әйтелгән сүзләр, теләкләр бит алар. Укучыларыбыз сүзләре. Шундыйларны күбрәк ишетәсе иде...
Хушлашканда олы шадылылар безгә: “Тагы да килегез, көтеп калабыз”, – диделәр. Без аларга шушы авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында башын салган каһарман шагыйрь Али Карнайның “Без кайтырбыз” дигән канатлы сүзләрен үзгәртеп: “Без килербез, сез “Өмет”кә язылыгыз гына”... – дидек.

“Тагы да килегез,    көтеп калабыз...”
“Тагы да килегез,    көтеп калабыз...”
“Тагы да килегез,    көтеп калабыз...”
“Тагы да килегез,    көтеп калабыз...”
“Тагы да килегез, көтеп калабыз...”
Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: