Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, Кырмыскалы районы басуларында 43329 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерелде. Бүген урып-җыю эшләре 51,1 процентка башкарылган. Уңыш күрсәткечләре һәр гектардан уртача 40,4 центнер чыга. Арпа исә гектарыннан 42 центнер тәшкил итә. Бу культура быел 12830 гектар мәйданда үстерелде. Сабан бодае да мул уңыш белән сөендерә – урыны белән уңдырышлылык гектарыннан 51 центнер тәшкил итә. 400дән артык гектар мәйданда урнашкан борчак тулысынча җыеп алынган, уңдырышлылык – гектарыннан 40 центнер.
Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш гөрли. Яңа Кыешкы авылында эшчәнлек алып баручы Йөзлек- баевлар хуҗалыгында урак эшләре ахырына якынлаша. Мин килгәндә Рәфил абый төшке ашны алырга кайткан иде. Алар белән бергәләп басуга юлландык. Әйткәндәй, хуҗабикә игенчеләрне көненә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлый. “Тәмле ашагач, эшебез дә ырамлы”, – ди егетләр, Рәүфә Нәзиф кызына рәхмәтләрен яудырып.
Әлбәттә, мондый кызу чорда игенчеләрне эшләреннән бүлдерү бик яхшы булмас иде. Бу очрашуның төшке аш белән туры килүе бик уңышлы килеп чыкты әле. Бу хуҗалыкта чәчү алдыннан да булырга туры килгән иде. Язгы кыр эшләренә алар ныклы әзерлек белән килде. Шуңа бүген мул уңыш үстереп алуларына гаҗәпләнергә дә түгел. Хуҗалык эшләрен әтиле-уллы бергәләп алып баралар.
Рәфил Рәшит улының барлык гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Башта туган колхозында механизатор булып хезмәт салса, хуҗалык таркалгач, берничә кеше берләшеп, пай җирләрендә эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Күпмедер вакыттан һәр гаилә аерым хуҗалык төзи. Рәфил Йөзлекбаевның өлкән улы Радик авылда эшләргә теләк белдерә, шулай итеп “Радик Йөзлекбаев” крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килә.
Бу еллар дәвамында җир мәйданнарын арттырып, хуҗалык эшчәнлеген бергәләп, уңышлы гына тартып баралар. Хуҗалыкта техникага әллә ни кытлык кичермиләр. Үзләренең “Т-150”, ике “МТЗ”, ике “ДТ” тракторлары, “ЗиЛ” һәм “КамАЗ” машиналары, “Нива” комбайны бар. Күптән түгел генә яңа “К-700” алганнар. Әлбәттә, әлеге кызу чорда, башка фермерлар кебек, Йөзлекбаевларга да эрерәк хуҗалыкларның хезмәтләре белән файдаланырга туры килә – менә быел да “Үзәк” МТСыннан комбайн җәлеп иткәннәр.
– Аллаһка шөкер, быел басулар мул уңыш белән сөендерә, – ди хуҗалык җитәкчесе Радик Рәфил улы. – 50 гектар мәйдандагы арыш тулысынча җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 50 центнер тирәсе. Арпа бигрәк тә сөендерде. Быел аны 230 гектарда чәчкән идек. Әле 170 гектардан бодай урабыз, ул да алдан алынган мәгълүматлар буенча гектарыннан 40 центнер тирәсе чыга. Үзебезнең ике келәттә урын җитми, шуңа әле уңышның бер өлешен чистартып элеваторга ташый башладык. Комбайн штурвалы артындагы егетләр дә сынатмый. Техника яңа булмагач, еш кына ватылып та ала. Ләкин аларны тиз арада бергәләп сафка бастыралар.
Үтәгән авылы егете Руслан Садыйков әлеге хуҗалыкта икенче ел эшли. Мәктәпне тәмамлау белән Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумында ир-егетләр өчен кирәкле һөнәр үзләштерә. Ә армия хезмәтеннән кайту белән “Урал” колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Әлбәттә, коллектив хуҗалыклар таркалгач, читтә эшләргә туры килә. Ләкин йөреп эшләү күп балалы гаилә башлыгы өчен бер дә җиңел булмый. Йөзлекбаевлар эшкә чакыргач, шатланып ризалаша. Урак чорында комбайнга утырcа, елның башка вакытында фермада хезмәт сала.
Малчылык тармагына Йөзлекбаевлар әле күптән түгел генә тотынды. Бүген биредә утызлап сыер, иллегә якын ат һәм сарыклар асрала. Әлегә малларны ит өчен тотынсалар, киләчәктә сөт юнәлешен үстерү, кымыз, казылык ясау турында да уйланалар.
Кыскасы, Йөзлекбаевларның кулыннан килмәгән эш юк. Радик хуҗалык эшчәнлеген алып баруда заманча алымнарга таянса, Рәфил Рәшит улы күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып эш итә. Ләкин һәрвакыт бердәм фикергә килеп, проблемаларны уртага салып, киңәшләшеп эш итәләр.
Йөзлекбаевларның үз җирләрендә эшләү теләге зур. Шуңа юлларындагы авырлыклар һәм киртәләргә карамастан, хуҗалыкларын яңа үрләргә чыгару өчен зур тырышлык, күп көч сала алар. Ә түгелгән тир бушка китми. Менә әле басуда да, фермада да, ындыр табагында да эш гөрли. Уңыш җыюдан тыш, саламы да пресслана бара. Яңа сабан алып кайткач, туңга сөрә башлаячаклар. Пар җирләре дә әзер, культивация үткәргәннән соң уҗым культураларын чәчүгә тотыначаклар. Уракның иң кызган чагы булса да, яңгырлар булмау һәркемне борчый, чөнки хуҗалыклар көзге чәчүгә төшә башлады. Ә дымсыз туфракка чәчелгән бөртекләрнең киләсе елга нинди уңыш бирәсе көн кебек ачык. Булыр ул яңгыр, туфракның сусаганын басарлык итеп явар. Ә әлегә мул уңышны вакытында җыеп алып, ындыр табагына кайтарырга кирәк.
Ләйсән Ильясова.
Кырмыскалы районы.
Автор фотосы.