Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 август 2022, 15:10

Урак өчен техника җитәрлек

Республиканың комбайннар паркы 120 берәмлеккә арткан.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасында агымдагы елның урып-җыю эшләрендә 3960 тан артык ашлык уру комбайны катнаша, бу узган ел белән чагыштырганда 120 машинага яки 3 процентка кубрәк.

- Уңышлы урып-җыю кампаниясенең иң мөһим шарты-техника җитештерүчәнлеге, - диде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көнгә 100 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы культуралары җыеп алырга кирәк. Моның өчен ашлык җыю комбайннары паркын активрак яңарту мөһим.

2022 елда гына да республика аграрийлары 73 яңа ашлык җыю комбайны сатып алган, барлыгы 6,5 млрд.сумлык 1871 берәмлек техника сатып алынган. Аграрийлар техниканың зур өлешен «Росагролизинг» җәмгыятенең ташламалы программалары буенча сатып алалар. 2022 ел башыннан алып дәүләт компаниясе аша төбәккә 1,9 млрд. сумлык 291 берәмлек техника кайтарылган. 2,3 млрд.сумлык 350 берәмлек техника белән тәэмин итү турында килешүләр төзелгән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: