Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июнь 2022, 09:41

“Вертолёт та җыеп була…”

“Төбәгебез тырыш, эшчән халкы белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Терлек асрап, җиләк-җимеш үстереп кенә калмыйлар, төрле эшкә дә осталар. Шуларның берсе – Салават Әндерҗан улы Дәүләтов. Минем күз алдында үскән егет, буш вакытында кул кушырып утыра торганнардан түгел ул, үзе тимердән техника җыя”,  – ди Исәнбай авыл биләмәсе башлыгы Фәгыйтҗан Зарипов.

“Вертолёт та җыеп була…”
“Вертолёт та җыеп була…”

 Күптән түгел Исәнбай авылында «Аек авыл-2022» республика конкурсы уңаеннан үткәрелгән «Карга боткасы» бәйрәмендә оста куллар ясаган техникалар күргәзмәсен һәркем уңганнарның тырышлыгына сокланып карагандыр. Әлеге чара барышында агач эше, чигү-тегү осталары гына түгел, тимер һәм техника белән дус булганнар да ачыкланды. “Төбәгебез тырыш, эшчән халкы белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Терлек асрап, җиләк-җимеш үстереп кенә калмыйлар, төрле эшкә дә осталар. Шуларның берсе – Салават Әндерҗан улы Дәүләтов. Минем күз алдында үскән егет, буш вакытында кул кушырып утыра торганнардан түгел ул, үзе тимердән техника җыя”,  – ди Исәнбай авыл биләмәсе башлыгы Фәгыйтҗан Зарипов осталарның берсе турында. Мактауга лаек авыл уңганы белән якыннан танышу теләге мине Исәнбай авылына алып килде.

Дәүләтовларның ихатасына килеп керүгә үк, каршыда торган яшел төсле техникага күзем төште. Салаватның оста икәнлеген белгәнгә, үзе җыйган трактор шушыдыр дип уйладым.

–  Бу минем ике ел элек җыйган тракторым, – дип таныштырды ул үзенең хезмәт җимеше белән. 

Салават Исәнбай авылында туып-үскән, гаиләдә биш баладан иң кечесе. Урта мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә. Ил каршындагы изге бурычын үтәп кайткач, һөнәри техник училищеда укып, водитель таныклыгы ала. Арытаба туган авылында әти-әнисе янында төпләнә һәм Исәнбай төп мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эш башлый. Берничә ел элек, Дүртөйле районы Исмаил авылы кызы Гөлмирә белән гаилә корып, тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.  “Бер-бер артлы ике улым тууы минем дөньяга карашымны гына түгел, уй-хыялларымны да үзгәртте дисәм дә, ялгыш булмас”, – ди Салават.

Үз куллары белән трактор кору кечкенәдән килгән теләге була аның. Бала вакытта ул аны агачтан ясармын дип уйлый. Максатчан егетнең уй-хыяллары еллар узгач булса да тормышка аша.  Ике ел элек кечкенә улларына агачтан уенчык ясыйм дип кенә башлаган эше аның кискен борылыш ала. Нигез итеп, ихатадагы “ЗИД” моторы, “Запорожец”ның стартеры, “МТЗ-80” тракторының  генераторы алына. Искергән “Жигули”ның алды, “УАЗ-69”ның тәгәрмәче һ.б. төрле частьләр шулай ук әлеге идеяне тормышка ашырырга ярдәм итә. Хыялындагы техникага “җан өреп” кенә калмый, хәзер рәхәтләнеп хуҗалык эшләрендә куллана. Бүген инде ул арбасын да, печән чапкычын да корган.  “Кайда нәрсә очрый, берсен дә әрәм итмәдем, төрле машина запас частьларын өйгә ташыдым. Тракторны җыйганда схемалар төзеп тормадым, практикага нигезләндем, белмәгәнен интернеттан карап өйрәндем. Авылдашлар төрлечә кабул итте, кемдер, чүп-чар белән булышасың дип көлеп караса, күбесе кызыксынуымны белгәч, двигатель, запас часть кебек кирәкмәгән тимер-томырны үзләре үк китереп бирәләр”, – ди.

 “Әнә шулай, гаилә бюджетына авырлык китерми, бер чыгымсыз башкарып чыга дисәм дә ялгыш булмас, эретеп ябыштыру, кисү өчен кирәк-ярак кына сатып аласы кала”, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Гөлмирә.

 Җәйгә чыккач йөрергә дип, уртача зурлыктагы велосипедка мотор куеп, мотоцикл итеп үзгәрткән. Авылдашы биргән, двигателе эшләмәгән, төсләре уңып, ямьсезләнеп беткән квадроциклга да “җан өргән” оста. Кечкенә уллары Айваз һәм Илназга балалар бакчасында үткән “Уңыш” бәйрәмендә катнашырга  агачтан “ГАЗ-53”машинасы, комбайн ясап шатландырган.

Бүгенге көндә яңа идея белән яши тимер остасы, “МТЗ-80” тракторының бәләкәй күчермәсен тормышка ашыру теләге белән яна. Каркаслары җыелган, тәгәрмәчләре куелган инде.

Салаватның кул эшенә маһирлыгы нәселдән килә, чөнки аның әтисе дә авылда осталарның берсе булган, “Урал” мотоциклын үзгәртеп аэрочана корган, агачтан төрле әйберләр ясаган.

 Әйткәндәй, Салаватның мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда   барабанда уйнарга өйрәнүе дә бушка үтмәгән, бүгенге көндә авыл клубында оештырылган ансамбльдә үзе җыйган барабанда уйный, төрле чараларда катнаша.

“Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкальне һәркем белә. Моны Салават Дәүләтовка карата да әйтеп буладыр, чөнки ул бер һөнәрне беләм дип кенә тынычланып калмый, үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый. “Һәр эштә теләк  кирәк, әгәр теләк бар икән, вертолет та җыеп була. Металлолом гына җитсен!”, – ди авыл уңганы.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

“Вертолёт та җыеп була…”
“Вертолёт та җыеп була…”
“Вертолёт та җыеп була…”
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: