+13 °С
Болытлы
Алина Гайдуллина – “Өмет” гүзәле” конкурсының Май аеның гүзәле булды. Ул иң күп тавыш җыеп җиңү яулады.
Сылу кыз - Калтасы районыннан. Бүгенге көндә Алина Бөре педагогия университетында белем ала. Филология факультетының 3 курсын тәмамлап килә. Бик актив кыз. Буш вакытларында гүзәл затларны бизәндерергә ярата. Аларны фотога төшереп, портфолия җыя.
Киләчәккә якты уй-хыяллар белән яши. Максатларың гамәлгә ашсын, уңышлар сиңа, Алина!